Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:18

"Адмирал"да эшләгәннәр түрәләрне тәнкыйть утына тотты


"Адмирал"да зыян күргәннәр түрәләр белән очрашты. Зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен инициатив төркем төзелде.

"Адмирал"да зыян күрүчеләр 12 мартта түрәләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Казанның полиция башлыклары белән очрашты. Залда утыручылар президиумда сөйлүчеләрне туктатып "Хурлык" дип кычкырды.

Очрашу Киров районындагы мәдәният сараенда сәгать өчкә билгеләнгән иде. Бина эчендә эшмкәрләргә анкета тутырыр өчен кәгазьләр, барлык хезмәтләрнең телефоннары белән белешмәләр дә таратылды. Өч тулуга зал шыгрым тулы иде. Президиумда бары тик гадәттән тыш министрлык вәкиле генә утыра иде.

Башка түрәләр җыелышка соңга калды, түрләрне көткән халыкның түземлеге озакка сузылмады. Бер ир сәхнәгә менеп соңгы ике көннең иң авыр сорауларын яудыра башлады.

"Янгынны сүндерделәр. Әмма ни өчен хезмәтләр тиешенчә эшләмәде? Ник башта килгән машинада су юк иде? Ни өчен бер генә боралак су сибеп йөрде? Барыбыз да үз күзебез белән күрдек: янгынны сүндерергә теләмәделәр, карап торып базарның янып бетүен көттеләр. Без XXI гасырда яшибез, янгынны бүген су белән түгел, ә махсус күбек белән сүндерәләр. Ник андый машина булмады?" дип тезеп киткән ирнең сүзләрен куәтләп халык кул чаба башлады.

Бу вакытта халыкны тынычландырыр өчен йөгереп килгән түрә: "Җыелыш хәзер башлана, җитәкчеләр сезнең диаспора башлыклары белән сөйләшә", дип аңлатты һәм бу халыкны тагын да кыздырып җибәрде. "Нинди диаспора? Без милләт буенча бүленмибез! Хәзер барыбызның да бер кайгы!" дип җавап кайтардылар.

Халык артык кыза башламасын дип түрәләр дә үз урынын алды. Җыелышны Казанның Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов алып барды. "Барысы да сезгә ярдәм итәргә тели, бергәләп эшлекле сөйләшик. Без әлегә килгән зыянның нинди күләмдә булганын да чамалый алмыйбыз. Кемгә нинди ярдәм кирәк, нинди чаралар күрелергә тиеш – барысын да ачыкларга кирәк", диде ул.

Янгын турында сүз чыккач, беренче булып коткаручылар җавап бирде, әмма МЧСтан полковник Сергей Сергеевның: "Суы булмаган машина янгынны сүндерер өчен килә алмый", дигән сүзен халкының гүләве басып китте. Кешеләр "Ялганчылар" дип урыннарыннан кычкырдылар. "Вакытны озакка сузмагыз, нәрсәгә җыйдыгыз безне? Озын сүз – юк сүз. Безгә нинди ярдәм күрсәтеләчәк?" дип сорау куелды.

Микрофонны эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы омбудсмен Тимур Ногманов алды. "Әйе, бу беренче янгын түгел. Кызганыч, беренче тапкыр кешеләр арасында һәлак булучылар да бар. "Адмирал"да эшләүчеләрнең купме акча югалтканын, кайда кредитлар алганын белергә тиешбез. Без банклар белән сөйләшеп сезгә 8-9 процентлы кредитлар бирү, булган түләүләрегезне кичектерү турында сөйләшү алып барачакбыз. Банклар бу трагедияне аңлар, хәлгә керер дип өметләнбез", диде ул.

Залдан: "Нинди кредит? без булганнарын да түләп бетерә алмыйбыз? Кем безгә кредит бирсен?" дип кычкыра башладылар. Бу вакытта никтер видеога тешерүчеләрне дә алгы рәттән кысрыклап чыгара башладылар. "Ник матбугатны куасыз? Нәрсә яшерергә телисез?" дип халык шаулаша башлады, "Берсе дә аларны кумый", дип журналистларны кире урыннарына кайтардылар.

Халык түрәләр белән ачык микрофон ярдәмендә аралашты. Һәрберсендә үз зары. Кемнеңдер тауарлары белән бергә паспорты, килешүләре янган, кемдер янып үлгән хезмәттәшенең ятим калган өч баласын кайгыртты, өченчесе кесәсендә соңгы мең ярым сум акча калганына зарланды. Әмма әледән-әле кешеләр кичәге янгын мәхшәрен искә төшереп, хезмәтләрнең тиешенчә эшләмәвен, шуның аркасында кешеләр һәлак булуын искә тешерде. Зал белән дәррәү кубып: "Хурлык! Хурлык сезгә!" дип утлы табада сикертте.

Аралашу вакытында янгын сәбәбен ни өчен электр уттан чыккан дип әйтелгәнен, моның ялган булуын сорадылар. Түрәләр, коткаручылар авызыннан сәүдә үзәгендә янгынга каршы система эшләмәгән, гомумән, "Адмирал" канунсыз эшләгән дигән сүз ычкынды. Залдагы халык: "Шуны белә торып кем һәм ничек шундый зур сәүдә үзәген эшләтергә рөхсәт биргән? Ничек инде канун бозып эшләгән? Ә бездән салымнарны канун нигезендә каерып алдылармы?" дигән сорауларны яудырдылар.

"Адмирал" директоры Гусейн Гахраманов кайда, аның милегенә арест салынсын дип әйтелде. Әлге вакытта аннан тикшерү комитетында сорау алалар дип хәбәр ителде.

Казан башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин бүген Казандагы сәүдә үзәкләре директорлары белән очрашканы турында белдерде. "Башкалада 22 сәүдә үзәге һәм базар эшли. Яңа Савин базарында – 50, Мәскәү базарында – 150, "Родина"да – 50, Колхоз базарында – 220, "Яңа Тура"да – 1200 урын бар. Алар барысы да сезгә эшләргә урын бирергә әзер", дип сөйләде ул.

"Яңа Тура"да бәяләрне беләсезме? Анда бер урынны бүген 50 меңнән саталар, әле аренданы түлисе бар, аны да биш тапкырга арттырачаклар!" дип каршы тештеләр. Халык ни өчен түрәләр бәяләрне контрольдә тотмый дип зарланды. Әмма түрәләр бу безнең карамакта түгел, бу шәхси эшмәкәрләр эше, кем ничек тели, шундый бәя куя дип акланырга тырышты. Тик халык кына аларның сүзләренә ышанып бетмәде.

"Теләк булганда барысына да ирешеп була. Рөстәм Миңнеханов алар белән сөйләшә алмыймы? "Яңа тура"га озатасыз икән, янгында каза күрүчеләр бер павильонда урнашсын, берничә айга акча түләүне кичектерсеннәр. Сез бит власть! Сөйләшегез! Ни өчен кайдадыр бәла-каза икән безнекеләр анда ярдәмгә йөгерә? Украинага ярдәм итәләр, без алардан кай ягыбыз белән ким!?" дип үз фикерендә калды өсләренә бәхетсезлек төшкәннәр.

Эшмәкәрләр ярдәм итү фондын булдырып, Татарстан ширкәтләренә булышлык күрсәтү турында әмер бирергә кирәк дип әйтте. Өч сәгатькә сузылган жыелышта инициатив төркем төзелде. Шушы көннәрдә зыян күрүчеләрнең барысы да ачыкланып, аларга нинди ярдәм күрсәтеләчәге билгеле булачак, сәүдә эшен дәвам итәрлек урыннар табылачак дип вәгъдә бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG