Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрдә сугышучылар Русиягә нәрсә алып кайта?


Украинага каршы сугышкан башкорт егете Илдар Гатауллин
Украинага каршы сугышкан башкорт егете Илдар Гатауллин

Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев читтә сугышып кайтучылардан янаган куркынычны аерым контрольгә алырга чакыра. Украина һәм Гыйрак Русия сугышчылары иң күп булган илләр.

Пятигорски шәһәрендә Русия иминлек шурасы утырышында чыгыш ясап шура секретаре Николай Патрушев "Кайнар нокталарда террорчы төркемнәр ягында сугышып кайтучылардан янаган куркынычны аерым контрольгә алырга кирәк. Русиядән чыккан күпләрнең илдән читтә бу бандит төркемнәре сафларында ялланып сугышуы сер түгел", дип белдерде.

Патрушев әйтүенчә, андый ялланган сугышчылар Русиягә "камилләшкән террор" ысулларын алып кайтырга мөмкин.

Күп кенә сәяси күзәтүчеләр Террорга каршы операция алып баручы Украинада кан исен татып кайткан сугышчылар тыныч халыкка гына түгел, Русия хакимиятенә дә куркыныч тудырачак дип инде күптәннән чаң кагып килә.

Хәзер иң күпсанлы Русия сугышчылары булган ил – Украина. Украина үзенең көнчыгышында узган язда Террорга каршы чара игълан иткәннән бирле Русиядән Украинаның бербөтенлегенә каршы сугышу өчен күпмеңнәрчә кешенең китүе мәгълүм. Русия түрәләре дә, сугышчы төркемнәр җитәкчеләре дә аларны зур урыс дөньясы өчен гомерләрен кызканмаучы каһарманнар дип сурәтләп килде.

Шушы көннәрдә бары Екатеринбур шәһәреннән генә дә Украинада сугышырга дип 40-50 кешелек тагын бер төркем китте. Алар китәр алдыннан шәһәр үзәгендә җыелып ниндидер яңа мәҗүси бию дә башкарды.

Аларның агачлар яфрак яру белән яшеллек арасына качып әлегә Украина контролендә булган Мариупольне басып алырга әзеләнүче төркемгә кушылачагы хәбәр ителә.

Ә күптән түгел Дождь телевидениесе шул ук Екатеринбурга Украинада сугышып кайткан Игорь Гребцов турында репортаж күрсәтте. Гребцов үзе үтергән украиннар, аларның өзелгән аякларының өч көн җирдә ятканнан соң сасы ис чыгаруы турында әбисенә көлә-көлә сөйли. Ирләр арасында сөйләшеп утырганда "элек Советлар берлегендә булган, әмма хәзер безнең белән булырга теләмәгән барлык илләрне кире үзебезгә кайтарырга маташу дөресме икән" дигән сорауга Гребцов "моңарчы безнең белән йоклаган хатын-кызларның да бит барысы да безнең белән йокларга теләмәгән иде" дип көч куллануны көлә-көлә акларга маташа.

Русия язмышы турында барлык карарларны шәхсән үзе генә чыгаручы, бу көннәрдә качыш уены белән тагын ил халкының бөтен игътибарын үзенә җәлеп иткән Владимир Путин да Украинаның бер өлешен аерып анда Гыйрактагы Ислам дәүләтенә охшаш Новороссия исемле яңа бер илне яклап сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә узган җәйдә чиркәүгә барып шәм куйган иде.

Петербурдан Украинада сугышырга киткән Александр Мильчаков үзенең ВКонтактедагы сәхифәсенә Луһанскида төшкән фотосын чыгарган һәм "Новороссиядә урыс кешесенә һәммә нәрсә бар. Монда яхшы сугыш тәҗрибәсе туплау да, элекке прокурорның коттеджын тартып алу да мөмкин. Кавказ яки Азиядән килгән этник бандалар юк. Качып китмәгәннәренең барысын да диярлек үтереп бетердек. Дошман сөякләре өстендә корал белән үз язмышыңны кору иреге бар", дип язган иде.

Алексей Мильчаковның ВКонтактега чыгарган фотосы
Алексей Мильчаковның ВКонтактега чыгарган фотосы

Ә Русия Дәүләт думасы депутаты Елена Мизулина дәүләт телевидениесе аша ир-атларны Украинадагы сугышка күпләп китәргә үгетләде.

Күренекле икътисадчы һәм социолог Владислав Иноземцев "Г.Явлинский һәм С.Шойгу, В.Рыжков һәм И.Сечин арасындагы аермалыкларның әһәмияте алар һәм әлегә Мәскәүдә "антимайдан"га тыныч кына чыгучы, әмма Украина көнчыгышының басып алынган өлешләрендә үзләрен бер дә алай тыныч тотмаучы төркемнәр арасындагы аермалыклар белән чагыштырганда күпкә кимрәк. 2010нчы елларның икенче яртысында бик җиңел генә яңа Русиянең хуҗаларына әверелергә мөмкин канунсызлар буыны безнең күз алдыбызда үсеп килә", дип яза.

Патрушев Украинада сугышып кайткан кешеләр турында аерым атап әйтмәде, бары тик "шул исәптән, үзен "Гыйрак һәм Левант ислам дәүләте" дип атаучы төркемгә хас" камилләшкән террор ысуллары турында гына әйтте.

Украинадагы сугышта катнашучы чит ил сугышчыларының бик зур күпчелеге Русиядән булган кебек, Ислам дәүләте төркеме сугышчыларының Якын Көнчыгыштагы гарәп илләреннән кала башка дәүләтләрдән килгән сугышчылары арасында да русиялеләр сан ягыннан беренче урында тора, аларның саны меңьярымга җитәргә мөмкин дип исәпләнә.

Патрушев кисәткән куркыныч турында күптән түгел Русия тышкы эшләр министры урынбасары Николай Богданов та әйтеп "ике төрле стандартлардан баш тартырга" чакырды. "Хәзер бу тарихи хата өчен кем гаепле булуы мөһим түгел, хәзер вазгыятьне дөрес анализларга һәм нәтиҗә ясарга, шуның нигезендә тупланып, бердәм рәвештә һәм нәтиҗәле эш итәргә кирәк. Ике төрле стандатлардан баш тартырга кирәк: янәсе бер якта яхшы исламчылар сугыша, икенче якта бик үк яхшы булмаганнар", дигән иде.

Богданов Ислам дәүләте сугышчыларын "дәүләт чикләрен танымаучы" "яман шеш авыруы" дип тә атады.

XS
SM
MD
LG