Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев һәм сепаратистлар Донбасста тынычлык килешүен бозулар турында хәбәр итә


Донеки тирәсендә украин хәрбиләре сызыгы
Донеки тирәсендә украин хәрбиләре сызыгы

Донбасста соңгы тәүлекләрдә сепаратистлар 16 тапкыр Украина хәрбиләренең сызыкларына ут ачкан. Бу хакта Украина көнчыгышындагы махсус операция идарәсе вәклие Анатолий Стельмах белдерде.

Аның сүзләренчә, Старогнатовка һәм Гранитный авыллары тирәсендәге украин ныгытмаларына һөҗүм итәргә тырышканнар.

Мәгълүмати каршылык төркеме җитәкчесе Дмитрий Тымчук сепаратистларның Донецки-Луһански юлы буенда артиллерия өчен махсус урыннар әзерләвен белдерә. Тымчук мәгълүматларына күрә, Луһанскидан көньяктарак булган авыллар тирәсенә сепаратистлар һәм хәрби техника туплана. Элгәре сепаратистлар авыр коралларын алулары турында белдергән иде.

Үз билгеләнгән "Донецки халык республикасы" хакимиятләре бүген украин хәрбиләре 62 тапкыр ут ачмау килешүен бозды дип белдерде. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, икәү яраланган. Сепаратистлар җомга төнендә украин хәрбиләре миномет, артиллериядән үзләренең сызыкларына, Һорловка, Ясиноватая, Веселое, Спартак, Широкино, шахта Октябрьская авылларына аттылар дип белдерә.

XS
SM
MD
LG