Accessibility links

Публицист Айрат Дилмөхәммәтов 3 елга иректән мәхрүм ителә


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәгә төрмәдә кирәк булачак әйберләрен дә алып килгән иде
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәгә төрмәдә кирәк булачак әйберләрен дә алып килгән иде

12 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә хөкемдар Роза Булатова җитәкчелегендәге утырышта билгеле башкорт милләтчесе, публицист Айрат Дилмөхәммәтовны 3 елга иректән мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Дилмөхәммәтов 2011 елның февралендә "Ревинформ" блогында һәм 2012 елның сентябрендә "Набат РБ" блогында террор гамәлләре кылуга чакыручы "Ахыр Заман" дигән публицистик материал бастыруда гаепләнә. Прокуратура, шушы материалны бастырганы өчен аны 4 ел 10 айга төрмәгә утыртуны сораган.

Адвокат Всеволод Лебединцев
Адвокат Всеволод Лебединцев

Мәхкәмә карарын игълан итәр алдыннан Дилмөхәммәтовның адвокаты Всеволод Лебединцев Азатлык радиосына бу хөкем эшенең бихисап канун бозулар белән баруын белдерде. Аның әйтүенчә, "Ахыр Заман"ны Дилмөхәммәтов язганлыгы исбат ителмәгән, Дилмөхәммәтов авторлыктан баш тарта һәм бу материалны урнаштыручы Роберт Загреев та, материал таныш булмаган электрон почта аша килде дип раслаган. Хәтта, ди ул, тикшерүчеләр "Ахыр Заман" буенча авторлыкны билгеләү экспертизасы да үткәреп тормаганнар.

Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышына төрмәдә кирәк булачак әйберләрне дә алып килгән иде. Азатлык хәбәрчесенең сорауларына җавап биреп, ул, әгәр мәхкәмә карары канунга нигезләнгән булса, мине тулысынча гаепсез дип табарлар иде, әмма үзегез беләсез бездәге хәлләрне, шуңа күрә мине гаепле итәрләр дип белдерде.

Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә бинасында әнисе Әдилә белән
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә бинасында әнисе Әдилә белән

Мәхкәмә залына керергә дип, дистәләгән башкорт хәрәкәте вәкиле, журналистлар, Айратның әнисе Әдилә ханым да килгән иде. Әмма, Әдилә ханымнан башка беркемне дә залга кертмәделәр. "Хөкемдар шундый әмер бирде", дип кенә аңлатты ишеккә аркылы баскан полиция хезмәткәре.

40 минутлап вакыт үткәч, биш полиция хезмәткәре Айратны богаулап алып чыгып китте. Адвокат Лебединцев хәбәр итүенчә, Айрат Дилмөхәммәтовны 3 елга каты режимлы колонияга урнаштыру карары яңгыратылган һәм шуңа өстәп, иреккә чыккач ике ел дәвамында публицистик эш белән шөгыльләнү тыела.

Без мәхкамә карары белән һич тә риза түгел, шуңа күрә канунда каралган вакыт эчендә югарырак инстанциягә кассация шикаяте бирәчәкбез, диде адвокат Лебединцев.

XS
SM
MD
LG