Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифтә "Адмирал"да һәлак булганнар рухына дога кылынды


Кол Шәрифтә “Адмирал”да һәлак булганнар рухына дога кылынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

13 мартта Казанның Кол Шәриф мәчетендә үткән җомга намазында "Адмирал" сәүдә үзәгендә һәлак булучылар рухына дога кылынды. Мәчетнең имам-хатибы Илфар хәзрәт зыян күрүчеләргә сабырлык, сынауларга зарланмауларын теләде.

Үткән җомга көнне Татарстанның зур мәчетләрендә "Адмирал" янгынында һәлак булучылар рухына һәм исән-калганнарга сабырлык, ярдәм теләп дога кылынды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә узды. Имам-хатиб Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазенең бер өлешен Казанда янган сәүдә үзәгенә багышлап, зыян күрүчеләргә, туганнары һәлак булган кешеләргә Аллаһтан сабырлык сорады, үлгәннәр рухына дога кылырга чакырды.

"Дистәләгән кеше һәлак булды, бик күп кешеләр малларын югалтты. Алар хәсрәттә, алар борчуда. Аллаһ һәлак булган иман әһелләрен үзенең рәхмәтенә ирештерсен, авыр туфракларын җиңел кылсын. Исән калган, әмма малларыннан мәхрүм булган, малларын югалткан дин кардәшләребезгә дә Аллаһ күркәм сабырлык бирсен. Алдагы эшләрендә ярдәмчел булсын, тыныч тормыш насыйп итсен. Туганнарын югалтучылар күркәм сабырлык күрсәтеп, зарланмыйча, Аллаһ биргән сынауларны кабул итеп сабырлык белән яшәргә насыйп итсен", диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

XS
SM
MD
LG