Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дулкыннар"ның юбилей елы Хәсән Туфан иҗатына багышланды


"Дулкыннар" бәйгесен Хәсән Туфан иҗатына багышланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

"Дулкыннар" бәйгесен Хәсән Туфан иҗатына багышланды

13 мартта Казанның Халыклар дуслыгы йортында балалар һәм яшьләрнең "Дулкыннар" бәйгесенең юбилей тантанасы узды. Ул ун еллыгын Хәсән Туфан иҗатына багышлады.

Бәйгедә Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә яшәүче сәләтле балалар катнашты. Чараның максаты – балаларда һәм яшьләрдә милли үзаң, ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү, дип аңлатты оештыручылар.

Юбилей гала-концертын үзенчәлекле итеп оештырырга тырышканнар. Концерт ике өлештән торды. Беренче өлеш – җиңүнең 70 еллыгы, икенче бүлек Хәсән Туфан иҗатына багышланды. Шулай ук концертта ун ел дәвамында җиңү яулган катнашучыларны да күреп булды.

"Унъеллык юбилей "Дулкыннар"ын алдагы елларда гран-при алган яшьләр белән берлектә уздырдык. Концертның бер өлешен җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бу бәйгенең гран-при ияләре барысы да татар сәхнәсен тотып тора торган егетләр һәм кызлар. Алар җырчылар да, сүз осталары да. Без моңа бик сөенәбез", ди "Идел" яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтте: "Вокал", "Нәфис сүз", "Рәсем", "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр". Яшь категорияләре: кече төркем – 1-6 сыйныфлар; урта яшьтәгеләр төркеме – 7-11 сыйныфлар; өлкән төркем – урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары.

Балаларның сүзләренә караганда, бу бәйге аларга аралашу һәм дуслар белән тәҗрибә уртаклашу биргән.

"Без "Илһам" иҗат төркеме белән бу бәйгедә өченче ел катнашабыз. Бәйгедә бик күп дуслар таптык, тәҗрибә тупладык. Безнең төркем 2014 елны гран-при иясе булды. Ә бу елны безне бәйрәмгә кунакка чакырдылар. Узган елны без "Нәфис сүз" номинациясендә катнаштык. Мин дусларымны бу бәйгедә катнашырга чакырам. Чөнки бу бәйге иң яхшыларының берсе", ди Саба районнан килгән Алсу Зарипова.

"Мин Арча районыннан килдем. Бу бәйгедә беренче елын катнашам. Мин "Казан кичләре" дигән җыр белән чыгыш ясадым. Бу бәйге миңа бик күп дуслар һәм танышулар бирде", ди Илзирә Сираҗиева.

Узган елларда "Дулкыннар" бәйгесе Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәрит Яруллин кебек татарның асыл шәхесләренә багышланган.

"Бу елгы бәйге Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулу уңаеннан уздырылды. Балалар төрле номинацияләрдә үзләрен сынадылар. 300дән артык гариза кабул иттек. Ун ел дәвамында бәйгене төрле шәхесләргә багышлыйбыз. Бәйгенең темалары татарның асыл шәхесләрен барлый һәм балаларга аларның иҗатлары белән танышырга ярдәм итә”, ди Ләйсән Сафина.

Тамашачылар бәйгедә катнашучы балаларның, оештыручыларның "Дулкыннар" бәйгесенә бөтен күңелләрен һәм көчләрен бирергә тырышуларын сизгәннәр, чыгышлары ихлас яңгыраган.

XS
SM
MD
LG