Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тышкы эшләр министры: Киев коралны чигендереп бетерде


Украина хәрбиләре авыр коралны чигендерә. 6 март 2014
Украина хәрбиләре авыр коралны чигендерә. 6 март 2014

Украина илнең көньяк-көнчыгыш өлешендәге сызыктан авыр коралларны чыгарып бетерде. Бу хакта Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белдерде. "Коммерсант"ка әңгәмәдә ул чигендерүнең Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре контролендә башкарылганлыгын һәм алар ягыннан тәнкыйть булмауны да әйтте.

Сепаратистларның шулай ук коралны алып бетердек дигән белдерүләренә карата Климкин Киевта башка төрле мәгълүмат булуны – сепаратистларның коралны Донбасс тирәсендәге ташландык заводларда һәм зур амбарларда яшереп торуларын һәм анда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләрен кертмәүне әйтә.

Узган шимбә көнне күзәтү миссиясе башлыгы Эртугуль Апакан Донбасстагы бөтен корылмаларга керүне тәэмин итәргә чакырган иде.

Климкин 180 украин хәрбиен әсир итеп тотуны да белдерә. Украина хәрбиләре Донбасста үз җирләренә ут ачуларның кимүен хәбәр итә. Махсус операция җитәкчелеге мәгълүматларына күрә, сепаратистлар минометлардан һәм автоматлардан Донецки, Авдеевка, Широкино тирәләренә аткан. УНИАН хәбәр итүенчә, украин хәрбиләре сепаратистларның 23 тапкыр ут ачуын белдергән. Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG