Accessibility links

Башкортстанга Украинадан тагын качаклар килде


Башкортстанга Украинадан тагын качаклар килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Башкортстанга Украинадан тагы да качаклар килде. Алар өчен республиканың өч районында махсус урыннар булдырылган. Анастасия Сенченко Украинада заманча торакта яшәгән. Шуңа да ул монда үзен бераз уңайсызырак тоя. Кырмыскалыда качаклар элекке мәктәп бинасында урнаштырылды. Монда кирәкле документлар алгач алар эш эзләп ил буенча тарала. Мәҗбүри күчкеннәр Башкортстанга былтыр килә башлаган иде. Аларның күбесе республикада мәҗбүри күчкеннәргә фатир бирелмәгәнгә ризасызлык белдереп башка калаларга китте. Килүчеләрнең кайсы берләре шулай ук Башкортстанда эш хакларының бик түбән булуына зарланды. Бу җәһәттән интернетта Ишембайда төшерелгән язма игътибарга лаек. Әмма ул барлык ресурслардан да алып ташланган.

XS
SM
MD
LG