Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урал" фонды мәхкәмәләшүдән баш тартты


Башкортстанның “Урал” хәйрия фонды республиканың ягулык тармагын сату-алу турында килешүне гамәлдән чыгаруны сорап Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Утырыш узасы көнне фонд мәхкәмәләшүдән баш тартты. Бу хакта 16 мартта “Урал” фонды вәкиле Мурат Гыймранов белдерде. Шуның белән “Урал” фондының дәгъвасы каралудан туктады.

Мәгълүм булганча, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды “Система” компаниясе һәм “Урал-Инвест”ны республиканың арбитраж мәхкәмәсенә биргән иде. (Биредә шунысы үзенчәлекле – “Урал-Инвест”ны оештыручы булып “Урал” хәйрия фонды тора.) Хәйрия фонды арбитраж мәхкәмә аша 2009 елда “Урал-Инвест” һәм “Система” компаниясе арасындагы республиканың ягулык тармагын сату-алу турында килешүне гамәлдән чыгаруны сорады.

Узган ел генераль прокуратура соравы буенча Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе “Башнефть”нең кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында карар чыгарган иде. Мәхкәмә моны хосусыйлаштыруда канун бозулар булуга нигезләнеп эшләде. Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе карарыннан соң “Система” башы Евтушенков канун бозып хосусыйлаштырылган акцияләрне сатып алудан күргән зыян өчен “Урал-Инвест”ны мәхкәмәгә биргән иде. 16 февраль Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе “Урал-Инвест”тан “Система”га 70,7 миллиард сум акча түләтү турында карар чыгарды. Аналитиклар “Урал” фондының Башкортстан арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүен “Система” һәм “Урал-Инвест” арасында сату-алу килешүен кабат карап, акча күчерүне вакытын сузу өчен дип фаразлады.

Шулай итеп, 16 март “Урал” хәйрия фонды бу уеннан баш тартып, “Урал-инвест”ның банкротлыкка төшү эшләрен башлаган. Бу турыда фондның генераль директоры Мортаза Рәхимов заманында хөкүмәт җитәкчесе булган Рим Бакиев белдерде. Аңа караганда, “Система”га түләү өчен карар чыгарылган 70,7 миллиард сум акчаны тулысынча түләү мөмкин түгел. Чөнки фондның ул кадәр акчасы юк.

Башкортстанның җәмәгатьчек пулаты башы Рәмил Бигнов сүзләренә караганда, җәмәгатьчелек “Система” компаниясе башы Владимир Евтушенковтан ул акчаны түләтмәү турында сорап мөрәҗәгать итә ала. Мортаза Рәхимов фондтагы акчаларны республика файдасына күчерергә ризалык биргән очракта шундый мөрәҗәгать белән чыгарга була. Рәмил Бигнов сүзләренчә, Евтушенковның моның белән ризалашуы да ихтимал, чөнки ул Башкортстан ягулык тармагын сатып алганнан соң гына да аннан 189 миллиард сум табыш керткән. Бу “Система” чыгымнарын әллә кайчан каплаган дигән сүз.

Башкортстанның ягулык тармагын сатудан кергән акчалар язмышын чишүгә ачыклык якын араларда керер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG