Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:55

Кырым Дәүләт шурасының тантаналы утырышында бүген "Кырым язы"ның бер еллыгына депутатлар, министрлар, түрәләр һәм көч структуралары вәкилләренә бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.

Утырышта катнашмаган Татарстан һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров та "Бурычка тугрылык" өчен орден белән бүләкләнде. Алар бу бүләкне "батырлык, патриотизм, актив сәяси позиция, Кырымның бердәмлеге, үсеше һәм чәчәк атуы өчен өлеш кертүләре" өчен алды.

Шулай ук бүләк алучылар арасында Кырымның беренче вице-премьеры Руслан Бальбек, Кырымнан сенаторлар Ольга Ковитиди һәм Сергей Цеков бар. Кырым прокуроры Наталья Поклонская бу бүләккә ике тапкыр лаек дип табылды.

Дәүләт шурасы каршында бүген Кырымның Русиягә керүенә китергән "референдумның" бер еллыгына багышланган тантаналы урам җыены узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG