Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шүрәле" төркеме Казандагы беренче концертына чакыра


"Шүрәле" төркеме
"Шүрәле" төркеме

22 март Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Шүрәле" төркеме һәм "Голос" проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова концерты узачак.

Мәскәүнең "Шүрәле" төркеме татар телендә җанлы музыка башкаручы бердәнбер төркем. Ул 2010 елда оеша. Катнашучыларның төп теләге – үз композицияләрен һәм халык җырларын заманча аранжировкада world music стилендә башкару, халык көйләрен популярлаштыру, заманга һәм төрле милләт тыңлаучыларына яраклаштыру.

Бүгенге көндә төркем үз җырлары өстендә эшли, алар нигезендә, асылда, заманча европа стандартларына туры килә торган татар көйләре ята. Татар текстлары белән генә чикләнмичә, рус, инглиз сүзләренә язылган җырларны да башкара “Шүрәле” төркеме. Шулай ук кинофильмга көй язу тәҗрибәләре дә бар.

Оешкан мәлендә “Шүрәле” татар музыкасын бары тик уен коралларында гына башкара. Төркемгә Иделия Мөхәммәтҗанова килеп кушылгач, композицияләр аның нәфис тавышы һәм халыкчан җырлавы белән дә бизәлә башлый.

​"Шүрәле" төркеме гаҗәеп этно-рок жанрында эшләве белән үзенчәлекле. Бу музыканы алар классик эшләнештә дә, заманча бизәлештә дә яңгырата. Казан тамашачысына төркем Turkvizyon-2014 бәйгесенең сайлап алу туры аша да таныш.

Мәскәү кунакларын жюри рәисе, Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиева күреп алып, ошатып калган. Үткән елда төркем тулы составы белән Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегатлар буларак та катнашкан иде.

Төркемнең исеме татар әкиятләрендә чагылыш тапкан мифик персонажга бәйле. Шүрәле, алар фикеренчә, җор телле, яхшы күңелле, беркатлы зат. Шулай килеп чыга да – әкиятләргә күз салсак, шүрәленең берсенә дә зыяны тимәгән. “Шүрәле” дә, үз җырларын күңелле, гадәти булмаган рухта башкара – тамашачы да битараф калмый.

"Шүрәле" төркеменең концерт афишасы
"Шүрәле" төркеменең концерт афишасы

Төркемнең җырчысы Иделия Мөхәммәтҗанова – “Голос” проекты ярымфиналисты. “Шүрәле” рус һәм татар эстрадасы артистлары белән дә чыгыш ясаган. Мәскәүдә узучы Сабантуй бәйрәменнән дә, башка чаралардан да читтә калмый.

Төркемнең составы: Рөстәм Байбиков – флейта, вокал, Илдар Сәлахов – баян, вокал, Марат Галимов – электрогитара һәм акустик гитара, Виталий Савельев – барабаннар, перкуссия, Иделия Мөхәммәтҗанова – вокал, клавишалар.

Оештыручылар кунакларны җанлы этник музыка, искиткеч костюмнар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр көтә дип вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG