Accessibility links

"Русия эчендәге Төньяк Корея"


"Эзе калмаган сугыш" фильмыннан күренеш
"Эзе калмаган сугыш" фильмыннан күренеш

Француз журналисты ялган һәм өркетүгә корылган Кадыров Чечнясе турында фильм төшерде.

Манон Луазо документаль фильмны төшерер өчен Чечняга 12 тапкыр барып кайткан. Чечняда күптән инде журналистлар артыннан күзәтәләр. Ике-өч көн төшергәннән соң Луазо күзәтүдән качып китеп торган булган. Журналист ханымның Русиядә эшләү тәҗрибәсе зур булганга ул артыннан күзәтү башланганын сизеп эш иткән.

Манон Луазо
Манон Луазо

"Эзе калмаган сугыш" - Манон Луазоның Чечняда төшергән бишенче фильмы. Журналист анда беренче һәм икенче чечен сугышында эшләгән. Купшы мәчетләр белән тулган, сугышлар эзе калмаган шәһәрдә Луазо Кадыров турында чынбарлыкны сөйләргә теләгән кешеләрне тапкан. Чеченнарның югалуы, тоткында газапларга дучар булуы, туганнарының эзәрлекләнүе һәм боларга Кадыров кешеләренең катнашы булуы турында сөйләшүләр бары тик Җәзалауга каршы комитетта булган. Моң-зарлары белән уртаклашырга бирегә кешеләр 2014 елның декабренә кадәр килгән булган. Шуннан соң комитет яндырылган.

Грозныйда машина юу урынында сәер шартларда вәхшиләрчә үтерелгән ике яшь кызның туганнарына бу хакта беркем белән дә сөйләшмәскә кушылган. Фильмдагы тагын бер кеше – "Кавказ халыклары ассамблеясы" президенты Руслан Кутаев чеченнарның Сталин әмере белән сөргенгә куылуын искә алуга багышланган конференция уздыруы өчен кулга алынган һәм кыйналган.

Җәзалауга каршы комитет адвокатлары тырышлыкларына карамастан, Кутуевны дүрт ел төрмәгә хөкем иткәннәр.

"Эзе калмаган сугыш" фильмы март аенда Прагада "Бер дөнья" исемле документаль фильмнар фестивалендә катнашты. Шуннан соң Манон Луазо "Азатлык"ның урыс редакциясенең берничә соравына җавап бирде.

– Фильм башында сез сорау куясыз: ничек итеп ничә еллар Русия белән сугышкан Чечня путинизмны иң күп яклаган төбәккә әйләнгән? Җавап таба алдыгызмы?

– Бу шизофрения. Мин анда сугыш вакытында да булдым, икенче хәрби кампаниядән соң "конституцион тәртип" урнаштырган вакытта да булдым. Ул чакта халык "азатлык яки үлем" дип сөйләште. Бүгенге көндә чеченнар Путин проспекты буйлап йөри, Путин туган көнен бәйрәм итә. Кешеләр сугышлардан, кешеләрнең югалуыннан, газаплаулардан, куркудан арыган. Мин 15-20 элек танышкан кешеләр белән кабат очраштым. Алар хәзер сугыш чоры белән чагыштырганда күпкә куркынычрак диде. Чөнки хәзер кешеләрне үз кешеләре үтерә. Аларны утка тоткан, кулга алган Русия армиясе юк хәзер. Хәзер аларны чеченнар үтерә. Күрше күршедән, туганы туганыннан курка. Кемдер кич килеп ишек кагар дип курка. Сугыш әле дә дәвам итә.

– Сез сөйләшкән кешеләрнең берсе Чечня Русиядәге Төньяк Кореяга әйләнде ди. Арттырудыр инде бу?

– Режим куркытуга корылган. Кешеләр сөйләшергә курка. Чечен дусларым бу фильмны ясап булмас диде, беркем дә гомерен куркыныч астына куеп чынбарлыкны сөйләмәячәк диде. Әмма без барыбер сөйләргә теләгән кешеләрне таптык. Җәзалауга каршы комитет зур хезмәт куя. Кызганыч, комитет бинасы яндырылгач анда эшләүчеләр кире Грозныйга кайта алмый.

– Апалы-сеңелле бертуганнар югалган гаилә турында, ничек булган ул хәл?

– Ел ярым элек булган хәл бу. Берни дә аңлашылмый. Хатын-кызлар машина юу хезмәтендә эшләгән булган. Ике хәрби машина килеп туктаган, кычкырулар ишетелгән. Җитәкчеләре чыкканда җирдә кан таплары күргән. Кызлар юкка чыккан, шуннан соң аларны беркем дә күрмәгән. Аларның әниләре ярдәм сорап Җәзалауга каршы комитетка килгән. Сеңелләрен табар өчен аларның бертуган абыйлары нәрсәдер эшләп караган, әмма аңа моны туктатырга кушканнар, юкса сеңелләрен үтергән өчен төрмәгә ябабыз дип янаганнар. Яшь хатын-кызларның кечкенә балалары калды. Эш ябылды.

– Бу сәясәткә бәйле түгел кебек? Аларны көчләргә теләгәннәрдер?

– Кешеләрның югалуы, аларны азаплау Чечняда күптән дәвам итә, бу инде системга әйләнгән. Моның сәясәткә катнашы юк, бу Чечнядагы куркыту режимына бәйле.

– Русия Кадыров Чечнясын хәтерләтмиме сезгә?

– Әле бу турыда әйтергә иртә. Әмма Немцов үтерелгәннән соң курку артты. Чечняда берәү әйтте, бездә эксперимент ясала, аның нәтиҗәсенә карап Русиягә дә таралачак бу систем, диде. Русия әле бу хәлгә төшкән дип әйтә алмыйм, әмма методлары шул ук. Анна Политковская үз вакытында әйткән иде, Чечнядагы низаг Русия җәмгыятенә җәелде дип.

– Сугыштан соң күп вакыт та узмады, әмма бик күп кебек тоела. Чечня 10 елда ничек үзгәргән?

– Мин берни дә танымадым. Анда сугыш турында сөйләү тыелган гына түгел, аны онытыр өчен барысы да эшләнгән. 10 ел элек җимерекләр иде. Хәзер анда "Грозный-Сити", Путин проспекты, Кадыров проспекты. Кешеләр яхшырак яши, бай кешеләр күп, хатын-кызлар яхшы киенгән. Акча һәм курку кешеләрнең авызларын яптырган.

Улларын эзләгән аналар
Улларын эзләгән аналар

– Каберлекләр арасында йөргән хатын-кызларны төшергәнсез. Кайда иде ул?

– Грозныйда ул. Әмма Чечня буйлап йөзләгән кеше күмелгән каберлекләр бар. Беркем берни эшләми. Аларның кем булганын ачыкларга кеше юк, истәлекләренә берәр һәйкәл йә таш куярга теләүче юк. Чечня аналары комитеты рәисе Мәдинә Магомедова сүзләренә караганда, 18 меңләп кеше югалган. Аларны әниләре, апалары, хатыннары эзли. Туганнарының үлгән булуын беләдер инде алар, алар мәетләрен булса да табарга тели. Ул аналар миңа, яшь буынга без әйтмәсәк кем әйтер, диде. Алар Аргентинада булган кебек булыр дип ышана. Анда ирләрне үтерүче генералларны аналар сүзләренә нигезләнеп хөкем иткәннәр иде.

XS
SM
MD
LG