Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов ачлык игълан итте


Чаллыда 3 гыйнвар Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены узды
Чаллыда 3 гыйнвар Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены узды

Казанда изоляторда тотылган активист Рәфис Кашапов мөселман тоткыннарының хокуклары бозылуына протест белдереп ачлык игълан итте. Бу хактагы белдерү аның Facebook сәхифәсендә 17 март чыкты.

24 февраль Кашапов үзе җитәкләгән Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге исеменнән җәзаларны үтәү идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга ачык хат белән мөрәҗәгать иткән булган. Анда мөселманнарның тоткындагы проблемалары язылган. Кашапов Татарстан диния идарәсе белән хезмәттәшлектә мөселманнарга дуңгыз ите бирмәү, хәләл ризык ашау мөмкинлеген табарга сораган. Кашапов язуынча, мөселманнарның проблемалары ашау белән генә чикләнми. Активист тоткыннарның хокуклары бозылуы, эзәрлекләнүе һәм кыйналуы турында язган.

Кашапов үзенең нахакка гаепләнүенә һәм кулга алынуына ризасызлык белдереп 19 гыйнвар ачлык тота башлаган иде инде, әмма сәламәтлеге начарлануы сәбәпле ачлыкны февраль аенда туктатырга мәҗбүр булды.

Декабрь ахырында кулга алынган Кашаповка 27 апрельгә кадәр изоляторда калу карары чыгарылды. Аңа 282 маддәнең беренче өлеше (нәфрәт яки дошманлык тудыру) һәм 280 маддәнең икенче өлеше (интернет ярдәмендә экстремизмга чакыру) кебек гаепләүләр белдерелә.

Чаллыда һәм Казанда Рәфис Кашаповны яклап урам җыеннары узды. Аның игезәк туганы Нәфис Кашаповка Польшада сәяси сыену хокукы бирелде.

XS
SM
MD
LG