Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Кырым хакимиятләрен кискен тәнкыйтьләде


Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International Кырым хакимиятләрен кискен тәнкыйтьләде.

"Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле җирле хакимият һәм аларның русияле хуҗалары ризасызларны бастыру өчен куркытуның күпләгән ысулларын куллана. Каршы чыкканнарның барсына да авызыгызны ачмагыз йә булмаса китегез дигән мөнәсәбәт күрсәтелә", дип белдерде Amnesty International-ның Европа һәм Үзәк Азиядәге программ директоры Джон Далһизен. Ул Русиянең Кырымны үзенә кушуына мөнәсәбәттә ярымутрауда кеше хокукларының торышы турында хисап игълан итте.

Әлеге хисап авторлары, марттан сентябьгә кадәр бер-бер артлы кешеләрне урлау сәбәпле, Кырымны аннексияләүне тәнкыйтьләчүеләрнең күпчелеге китәргә мәҗбүр булды дип ассызыклый. Ярымутрауда калганнар дәшмәсен өчен хакимиятләрнең эзәрлекләвенә дучар була.

Хисапка күрә, узган ел кимендә җиде кеше урланган, аларның язмышлары әлегә кадәр билгеле түгел. Кешеләрне урлау һәм җәзалау очраклары тикшерелми, дип белдерә хокук яклаучылар.

Бу документта Кырым хакимиятләренең мәгълүмат чараларына һәм хөкүмәткә карамаган оешмаларга карата куркыту ысулы куллану, золымга корылган кануннар кабул ителүе дә әйтелә.

Кырымтатарларның Мәҗлесен җирле хакимиятләр танымый, җитәкчелеге куылуга дучар. Бәйсез мәгълүмат чараларын теркәүдән баш тарталар, журналистлар һәм блоггерлар иминлек сәбәпле Кырымнан китәргә мәҗбүр. Кырымда ниниди генә протест чарасы булмасын, барсы да тыелган. Абруйга ия хокук яклау оешмалары эшләрен туктатырга мәҗбүр булды.

Amnesty International хисабында Кырымдагы җирле халык хокукларын хөрмәт итсен өчен халыкара җәмәгатьчелек Русиягә сәяси басымны ныграк ясарга тиеш дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG