Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Комиссия Тукай бүләгенә бәйгегә кемнәрне чыгарачагын 19 мартта карый


2010 елда Тукай бүләген тапшыру тантанасы. 30 август

2010 елда Тукай бүләген тапшыру тантанасы. 30 август

Татарстан президенты каршындагы Тукай бүләге комиссиясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бу бүләккә быел бәйгегә кемнәрне чыгарачагын 19 мартта караячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Иҗат берлекләреннән, төрле оешмалардан 15кә якын кеше һәм төркем тәкъдим ителгән.

Азатлыкта булган мәгълүматларга күрә, бүләкне дәгъваләргә теләүчеләр арасында язучылар Камил Кәримов, Рәфис Корбан, Клара Булатова, Ләбиб Лерон, рәссам Ирина Колмогорцева,"Туфан – Туфан инде ул" документаль фильмы (авторлары Илдар Матуров һәм Разил Вәлиев), "Алтын Урда" балетын сәхнәгә куючылар, "Созвездие-Йолдызлык" проекты авторлары да бар.

Азатлык мәдәният министрлыгы сәхифәсендә Тукай бүләге турындагы битнең русча гына язылуы, андагы мәгълүматның искергән булуы турында язган иде. Әлеге биттән Тукай бүләген алганнар исемлеге юкка чыккан, комиссия исемлеге эленгән. Мәгълүмат бары тик русча гына.

XS
SM
MD
LG