Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Кырымны аннексияләү чарасына мәҗбүриләп тә җыялар


Мәскәүдә "Без бергә" дип аталган чара. 18 март 2014
Мәскәүдә "Без бергә" дип аталган чара. 18 март 2014

Мәскәүдә Русиянең Кырымны аннексияләвенә бер ел тулуга "Без бергә" дип аталган митинг-концерт уза. Бу чарада Русия президенты Владимир Путин, депутатлар һәм шулай ук "Антимайдан" хәрәкәте тарафдарлары да катнашачак дип белдерелә.

Мәгълүмат чаралары Мәскәү хакимиятләренең бу чарага кешеләрне җибәрергә дигән күрсәтмә бирүләре турында белдерә. "Новая газета" язуынча, Мәскәүдәге мәктәпләр 10-30 кешене җибәрергә дигән күрсәтмә алган. Социаль челтәрләрдә концертка кешеләр җыю турында да белдерүләр бар. Анда 16-80 яшьлекләргә килергә мөмкин, алар аек һәм матур булырга тиеш дигән таләп куелган. Чарада катнашканнарга түләнәчәге дә әйтелә.

XS
SM
MD
LG