Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:55

Уфада КрымНаш чарасына халыкны мәҗбүриләп җыйдылар


Кырымны аннексияләүгә бер ел тулу уңаеннан Уфада узган чарада җиде меңнән артык кеше катнашты. Югары уку йортлары, көллият студентлары, казна тармагында эшләүчеләр мәҗбүри килде.

18 март Русия шәһәрләрендә Кырымны аннексияләүгә бер ел тулу уңаеннан дәррәү чаралар узды. Уфада, Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда узган чарада җиде меңнән артык кеше катнашты.

Югары уку йортлары һәм көллият студентлары, казна тармагында эшләүчеләр чарада мәҗбүри катнашты. Башкортстан аграр университетының деканы сүзләренә караганда (ул исем-шәрифләрен атамауны сорады) факультеттан 60 студент катнашырга тиеш дип кушылган. Бу университетта дистәгә якын факультет булуын искә алганда, бер уку йортыннан гына да 600 чамасы кеше катнаша дигән сүз. Чарада Уфадагы татар гимназияләре укытучылары да бар иде. Берсенең мөдире сүзләренә караганда, укучылар катнашмый, ә укытучылар мәҗбүри катнаша.

Республика парламенты Уфада халык җыеннарын уздыру өчен махсус урыннар турында карар чыгарган иде. Ул исемлектә башкала үзәгендә өч урын: Ленин мәйданы, Һөнәр берлекләре каршындагы мәйдан һәм Спорт сарае каршындагы мәйданнар гына бар. Бу чара узган Салават Юлаев мәйданы канунда каралган урын түгел. Ягъни чара канунны бозып узды.

Митингта катнашучыларның күпләрен махсус автобусларда китерделәр. Мәйдан янында металл эзләүче корылмалар да куелган иде. Һәркемгә аның аша үтәргә туры килде. Бу күп кеше җыелган урында иминлек чараларын үтәү җәһәтенән эшләнде. Шул сәбәпле этеш-төртеш тә булды.

Бөтен Русия халык фронты һәм республиканың яшьләр һәм ветераннар оешмалары оештырган чарада катнашучылар әләмнәр һәм патриотик плакатлар тоткан иде. Чыгыш ясаучылар Украинада фашистлар хакимлек итүе һәм Кырымны кушуның Русия өчөн тарихи әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Күпләр Русия чигендә генә сугыш баруын онытмаска, илнең бәйсезлеге өчен көчне җәлләмәҫкә чакырды.

Сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр бетмәсә дә, җирле вакыт белән кичке биш тирәсендә халык тарала да башлады. Тәртип бозулар турында хәбәр ителми. Митинг Башкортстан артистларының зур концерты белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG