Accessibility links

"Агыйдел" ансамбле дә кризис барлыгын сизә


"Агыйдел" ансамбле дә кризис барлыгын сизә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

"Агыйдел" ансамбле дә кризис барлыгын сизә

17 мартта Казанда Татарстанның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Офыкларда сихри татар моңы” концерты узды. Филармония залы тамашачы белән тулы булса да, ансамбль республика буенча гастролләрдә йөргәндә кризис барлыгын сизгән.

Казанда Актаныш районы сәнгать әһеллеләре, җырчы-ансамбльләре үткәргән тамашалар гадәттә тулы заллар белән үтә. Райондашларның бер-берсенә ярдәм итүләреннән башлап, Татарстанның элекке президентының туган районы булганга да зал тула дип тә әйтүчеләр бар, сәбәпләр төрле.

Әмма “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармония концерт залын тутырып “Офыкларда сихри татар моңы” тамашасын куйса да, республикада кризис барлыгын танырга мәҗбүр. Ансамбль җитәкчесе Лилия Ялалова белдергәнчә, мәдәният йортыларына халыкны җәлеп итү кыенлаша бара.

“Гастрольләргә чыккач, кризис шактый сизелә: халыкның килүе кимеде. Шулай да без тырышабыз. Халык безнең хезмәтне яратып, хөрмәт итеп концертларыбызга килә.

Дәүләт ансамбле статусын алганга быел өч ел була. Халкыбызга, милләтебезгә хас җыр-моң, бию үзенчәлекләрен кайтару – безнең төп максатыбыз. Коллектив бик зур, дип әйтмәс идем: 20 биючебез, 12 җырчыбыз бар. Профессиональ биючеләр кайтарттык. Уен кораллары оркестрыбызның юклыгы борчый, шуны булдырасы иде. Шулай ук ансамбль шөгыльләнерлек бөтен шартлары туры китерелгән үз бинабызны булдыру турында да хыялланабыз, хәзерге көнгә кадәр арендага алынган биналарда эшлибез. Ансамбльны тоту җиңелләрдән түгел, әлбәттә”, ди Лилия Ялалова.

“Агыйдел” Казандагы концертына унлап бию алып килде. Тамашачы артистлар сәхнәгә чыгыш ясарга чыккан саен аларның затлы костюмнарына карап сокланды, биюләрен караган саен шушы биюләрне сәхнәгә чыгаруга өлеш кертүче һәркемгә тирән хөрмәтен белдереп, тоташ алкышларга күмде.

Актаныштан килгән ансамбльнең тарихына күз салсак, Татарстанда һәм Русиядә, чит ил татарлары арасында билгеле “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле 1966 елда оеша. 1990 елда Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә, 2012 елда аңа дәүләт статусы бирелә.

XS
SM
MD
LG