Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:39

"Левада-үзәге" белгечләре Борис Немцовның үтрелүе халыкка ул кадәр тәэсир итмәгән дип саный. Соңгы сораштыру күрсәткәнчә, оппозицион сәясәтченең үтерелүенә 37% русияле битараф калган, 2% аның турында берни ишетмәүләрен әйткән.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, сораштырылганнарның яртысына якыны Немцовны үтерү сәбәпләре һәм бу эшне кушучылар билгеле булуында шикләнә. Шуларның өчтән бер өлеше моны Русиядә элекке сәяси үлемнәрнең берсенең дә ачылмавы белән бәйли. 21% төп гаепле кешеләр җаваплыкка тартылмыйча, бу гаепләүләрне ниндидер башка кешеләргә төшереп калдырачаклар дип саный. Сораштырылганнарның 15% җинаятьтә хакимиятләр гаепле дигән фикердә, 58% алай дип санамый.

Шулай ук социологлар русияләрнең һәр унынчысы һәм мәскәүләрнең һәр бишенчесе Борис Немцов хисаплары белән таныш булуын ачыкланган, әмма аларның 48% андагы тәнкыйтькә бәя бирергә авырсына.

Борис Немцов 27 февральдә Мәскәү үзәгендә үтерелде. Аның үтерелүеннән соң, Немцовның Русия хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуы турында хисап әзерләгәне билгеле булды.

XS
SM
MD
LG