Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Себер татарларының өлкә мохтарияте оеша


Төмән шәһәре себертатар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе мөдире Динар Абукин

Төмән шәһәре себертатар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе мөдире Динар Абукин

Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе билгеләнде, оешманы рәсми рәвештә теркәү эшләре башланды.

"Азатлык" хәбәрчесе өлкә себертатар милли-мәдәни мохтарияте (автономиясе) башкарма мөдире, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Динар Абукин белән сөйләште.

– Ни өчен өлкә мохтариятен оештырырга булдыгыз?

– Безнең Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә, Вагай, Тубыл, Аромаш, Түбән Тәүде районнарында себер татарлары мохтариятләре эшли инде. Канун буенча төбәк мохтариятен дә булдыру кирәк. Чөнки җитәкчелек итү өчен бер үзәк булырга тиеш. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, алар үзләре генә эшли алмыйлар. Бездә эшләп торган мохтарият булса да, бу урындагы алты мохтарият аңа кермәгән иде. Тора-бара алты җирле мохтарият һәм берничә иҗтимагый оешма берләшү турында уйлый башлады.

Төмән шәһәренең себер татарлары мохтариятендә үткән хисап-сайлау җыелышында 97 кеше катнашты, анда районнардан вәкилләр дә бар иде. Шунда барысы да берләшергә дигән бер фикергә килделәр. Алар аерым эшли алмыйлар, киңәш бирергә, булышырга, якларга кирәк. Мин хәзер нәкъ шул эш белән шөгыльләнәм дә.

Ике яшьләр оешмасы (өлкәнең татар яшьләре бердәмлеге һәм яшьләрнең мәдәни-эшлекле татар үзәге), ике дини идарә (өлкәнең мөселман диния идарәсе һәм Русиянең Азия өлеше диния идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты) безнең белән эшләргә теләк белдерде.

Хисап-сайлау җыелышында

Хисап-сайлау җыелышында

Өлкә татар Конгрессы, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән әлегә телдән генә аңлашу бар. Киләчәктә алар белән эшләргә планлаштырабыз һәм Конгресс белән бергәләшеп себер татарлары белән бәйле проектлар да төзелер дип уйлыйм. Бу себер татарлары җире, без телибезме, теләмибезме – берләшү булачак. Рәсми теркәлү үтәрбезме, юкмы – әйтә алмыйм, әмма алга таба эшне туктатмаячакбыз.

Тубыл шәһәрендә себер татарлары һәм монда яшәүче татарлар мохтарияте белән үткән ел ук берләшү турында сөйләшкән идек. Алар белән себер татарлары мохтарияте исемендә бер оешма булып эш итәргә килешкән идек. Әлегә бу килешү үтәлми. Уңай якка үзгәреш булмаса, Тубылда җирле мохтариятне оештыру эшен тагын башлаячакбыз. Без акчага хезмәт итмибез, җитди планнарны тормышка ашыру юлыннан тайпылмаячакбыз. Хәзер авыл, район думаларына кандидатлар әзерлибез. Актив әгъзаларның сайлауларда катнашуы – ул тәҗрибә туплау белән бергә, себер татарлары ихтыяҗын якларга үз кешеләребез була дигән сүз дә.

– Мохтарият нинди максатлар белән оеша? Себер татарлары алдында торган нинди проблемаларны күтәрәчәк?

– Иң беренче – тел, мәдәният, аннары икътисади мәсьәләләрне дә хәл итәчәкбез. Әлегә бу програм эшкәртелә. Безнең төп максат дип телне саклауны әйтер идем. Без федераль канун нигезендә эшлибез, анда бу бурычлар барысы да язылган. Иң әһәмиятлесе – урыннарда милли-мәдәни мохтариятләр оештылар, ә идарә итәргә, кануннар белән эшләргә өйрәтер өчен аларга үзәк оешма кирәк. Ягъни җирле хакимиятләр, думалар билгеләгән финанслауны куллана белмибез әле. Себер татарларының күп кенә икътисади мәсьәләләрен урында хәл итәргә була. Ә инде тел һәм мәдәният буенча таләп ителгән бурычлар өлкә күләмендә генә башкарыла ала. Һәм моның өчен програм, концепция кирәк дип уйлыйбыз. Ул һәркемгә дә, себер татарымы, русмы, Идел буе татарымы, аңлаешлы, төгәл язылган булырга тиеш. Һәркем безнең теләкне, нәрсә белән шөгыльләнүебезне аңласын.

– Иң зур максат – җирле халык статусы алумы?

– Бу эш баскычлап эшләнәчәк. Статус кирәкме, юкмы икәнлеген халык үзе хәл итәчәк. Без шуның өчен дә мохтарият булдырабыз. Һәм безнең бурыч – җирле мохтариятләрнең урыннарда халык белән, хакимият белән уртак тел табуы; җыелган тел, мәдәният, икътисади мәсьәләләрне планлы рәвештә урыннарда хәл итәргә тырышу. Әгәр инде халык һәм хакимият белән элемтә булдырылса, бу чылбыр себер татарлары өчен хезмәт итә башласа, анда алар үзләре үк статус кирәклеге турында белдерәчәкләр.

Без мәктәпләрдә класттан тыш сәгатьләрдә себертатар телен өйрәнүләрен, укыту әсбаплары булдыруны күз алдында тотабыз. Менә шунда статус алырга да вакыт җитә. Барысы да бер-берсенә бәйле. Ә аз санлы җирле халык статусын алу мәсьәләсен без өлкә күләмендә күтәрәчәкбез. Моны канунны бозмыйча эшләрбез. Һәм ул халыкка кирәкме? Шуны да беләсе бар.

– Казан татарлары мәсьәләсе ничек карала?

– Нинди проблема турында сүз барганын аңламыйм мин. Районнарда җирле мохтариятләр әгъзаларына каршы аңлату эшләре алып баручылар турында да ишеттерделәр. Бу сугыш, таркалу, дигәннәр алар. Бу кешеләр татарга каршы хәрәкәт итәләр. Аларның максатлары аңлашылмый. Бернинди таркалу да юк, без җирле халык, бигрәк тә сазлыклар арасындагы татарлар өчен, җәмгыяви-икътисадый програм турында сүз алып барабыз. Җирле татарлар проблемаларын чишүне өлкә хакимиятеннән дә сорый алабыз, чөнки без монда яшибез. Казан татарлары өчен сорыйбыз икән, алар инде бездә бар: мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Алып ташларга димибез, юк, укытылсын. Без өстәмә, җәдвәлдән (расписание) тыш сәгатьләр турында гына әйтәбез. Бу проблеманы да халык үзе аңларга тиеш, әлегә аңлау юк шикелле.

Себер татар телебезне онытмаска тиешбез. Нәтиҗәләргә карасагыз: 1926 елда җан исәбендә себер татарлары булып 90 мең, 1992 елда – 180 мең, 2010 елда 7 мең тирәсе генә кеше язылган. Болай булса, 7-10 елдан халык бөтенләй юкка чыгачак, тел бетәчәк, мәдәният онытылачак. Болар безне бик нык борчый.

Менә мин һәрвакыт әйтеп киләм: әнием – Казан татары, ә әтием – себер татары. Казанга барсам, алар мине себер татары буларак хөрмәт итәләр, мин аларны Казан татарлары буларак ихтирам итәм. Мин үземне себер татары дип саныйм.

Яшьләр арасында да сорашу үткәргән идек, катнаш никахлар күп булса да, күпләре үзләрен себер татары дип язганнар. Ягъни, Себердә яшиләр икән, димәк, себер татарлары. Шулай булырга тиеш тә. Бүгенге көндә тарихи җиребез бар, хәзер безнең тел мәсьәләсе – иң әһәмиятлесе. Без тел һәм мәдәниятебезне үстермәсәк, берникадәр вакыттан соң халкыбызны югалтабыз. Без беркем белән дә бүлешмибез, тел, гореф-гадәтләребезне сакларга гына телибез. Безнең оныклар, аларның балалары шундый халык бар икәнлеген белсеннәр һәм ул алга таба да саклансын. Телне саклау, гореф-гадәтләрне саклау – төп максатларның берсе.

– Мәгариф буенча билгеле инде, өстәмә дәресләр, дәреслекләр, ә менә мәдәниятне үстерүдә нинди эшләр башкарырга уйлыйсыз?

– Мәдәният буенча өлкәдә күпмедер эш башкарыла инде. Фестивальләр дә еш уздырыла. Әле безнең фольклор, гореф-гадәтләр турында методик әсбаплар юк. Клубларны финанслауда да сораулар күп, ничек башкарыла ул – боларның барысын да өйрәнеп, анализлаячакбыз. Бигрәк тә авыл клублары, сазлыклар арасындагы авыллар борчый безне. Ярдәм итәргә тырышабыз.

– Хакимият мохтарияткә үз кешеләрен куярга тырыша, сездә ничек булачак?

– Безнең өчен бу кешеләрнең себер татарлары телен, мәдәниятен үстерү ихтыяҗын чын күңелдән аңлаулары мөһим. Урыннарда мохтариятләр оештырганда актив кешеләр авылларга бардылар, сөйләштеләр, аңлаттылар, район хакимиятләре вәкилләре белән фикерләштеләр. Хакимият кешеләре аларга мохтарияткә керергә кирәкми, анда эшләргә кирәкми дип басым ясаган. Һәм без активларны халык арасыннан эзләдек, ә анда эшләргә теләк белдерүчеләр бик күп икән.

Нуретдин Ибраһимов

Нуретдин Ибраһимов

Җитәкче урынына теләге булган теләсә кемне билгели алабыз, ул адекват, файдалы идеяләргә бай, нормаль карашлы кеше генә булсын, һәм себер, һәм казан татарлары, хакимият белән уртак тел табып эшли алсын. Шундый тынгысыз татарлар белән сөйләшеп, киңәшеп өлкә себер татарлары мохтарияте шурасы җитәкчесе итеп чик сакчылары гаскәрләре ветераны, намуслы, тырыш җәмәгать эшлеклесе Нуретдин Ибраһимовны билгеләдек. Мин башкарма директор булдым. Әле оештыру эшләре бик күп. Документлар әзерлим, хисап ясыйм, өйрәтәм – болар барысы да түләүсез. Хакимияттән әлегә ярдәм юк.

Теләктәшләр саны арта, моның кадәр үк булыр дип көтмәгән идем. Алга таба үзебезнең эшләрне күрсәтербез әле. Ярдәмсез дә алга барачакбыз, халыкка һәм хакимияткә файдабыз гына булсын.

Беренче эш – урыннардагы мохтариятләрнең эшләрен район хакимиятләренең планнары белән килештерү. Алга таба Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетына да чыгачакбыз, ябылып утырырга җыенмыйбыз. Себер татарлары бар, алар шундый ук кешеләр, алар барлык татар ихтыяҗы өчен дә эшләячәкләр дип расларга телибез. Оешыйк, бергә фикер алышыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG