Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъвачылар исемлеге игълан ителде


Тукай бүләге комиссиясе 2015 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.

Клара Булатова. "Келәү", "Сәяхәтнамәләр", "Кояшка йөз белән" китаплары өчен.

Камил Кәримов. "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы", "Ком сәгате", "Сакау күке" китаплары өчен.

Рәфис Корбан. Шигырьләр җыентыгы өчен.

Ләбиб Лерон (Лемон Леронов). "Бәхеткә биш минут", "Сөяксез тел", "Җил көймәсе" китаплары өчен.

Харис Салихов. "Дин вә фән" (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре), "А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе" әсәрләре өчен.

Ирина Колмогорцева. "Казан һәм Габдулла Тукай" сериясеннән рәсемнәре өчен.

Илдар Матуров. "Моя линия фронта", "Туфан – Туфан инде ул" документаль фильмнары өчен.

Опера һәм балет театры иҗат төркеме. "Алтын Урда" балеты өчен.

Хөрмәтле укучылар, сез Тукай бүләген кемгә бирер идегез? Тавышыгызны шушы биттә бирә аласыз.
XS
SM
MD
LG