Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөз ел элек булган Чанаккале сугышы татарда да тирән эз калдырган


Чанаккале зиратында кырымтатар кабере
Чанаккале зиратында кырымтатар кабере

Төркиянең төрле шәһәрләрендә йөз ел элек Чанаккале бәрелешләрендә һәлак булганнар рухына дога кылдылар. Үлгәннәр һәм сугыштан имгәнеп кайтканнар арасында кырымтатарлар да күп иде.

Русия империясендәге Кырымнан качып башта Романия, аннары төрле михнәтләр белән Госманлы дәүләтенә күчеп килгән кырымтатарлар йөз ел элек авылларга урнаштырылып яңа тормыш башларга җыенганда гына сугыш башлана. Мөһаҗирлек юлында һәлак булганнар гына түгел, төркем-төркем ирләр яңа ватанны сакларга дип сугыш кырына чыгып китә. Яңа урнашкан качакларга хәрби хезмәт мәҗбүри булмаса да, сугыш фронтының алар яшәгән авылларга якын үтүе сәбәпле Чанаккале бәрелешләрендә татарлар да күпләп катнаша.

Әбдерәшит Каратай
Әбдерәшит Каратай

"Бабайны сугыш кырында бомба шартлап авыр җәрәхәтләгән иде. Ул бомбаның бер өлеше мангае өстеннән баш тиресен сызып киткән, бер кисәге башында калган, башы ярылып чак үлмичә калган. Безне балачакта тезендә сикертеп уйнаткан чакта, “карт бабай, нәрсә бу?” дип сорый торган идек. Ул,"Чанаккале истәлеге, балам" дип җавап кайтара иде”, дип искә ала Төркиядәге Крымтатар вәкиле Зафәр Каратай. Ул Әбдерәшит бабасына рәхмәтле. “Ватанны сөеп аның өчен фидакарьлек кылырга бабам өйрәтте,” ди ул.

Чанаккале сугышы Британия һәм Франция көчләренең Эге диңгезеннән Кара диңгезгә, ягъни Русиягә илткән су юлын контроль астына алу максатында, Госманлы башкаласы Истанбулны камап алу өчен башлана. Беренче дөнья сугышында Германия һәм Австрия-Маҗар империясе белән беректәш булган Госманлы үзе көтмәгәндә сугышка кереп китә һәм Британия вә Франция диңгез көчләре 1915 елның 25 апрелендә Госманлы җире Чанаккале култыгын утка тота башлый.

Чанаккале сугышы күренеше
Чанаккале сугышы күренеше

1916 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам иткән сугыш Төркиянең җиңүе белән тәмамлана. Сугышта 65 мең Госманлы харбие һәлак була, Британия гаскәре исә 46 мең хәрбиен югалта.

Әлеге сугышка бер гасыр туган көнне, 18 мартта Британиянең Төркиядәге илчесе Ричард Мур Твиттерда Чанаккале сугышын искә алу уңаеннан урнаштырган язуында, Госманлы дәүләтенең "Чанаккалене узып булмас" дигән шигарен кабатлап, сугыш корбаннарын искә алды, тынычлыкның әһәмиятенә басым ясады.

"Азатлык өчен һәрбер милләт җаны белән көрәшергә тиеш"

Айлар буена дәвам иткән сугыш болай да эчке сугыш һәм низаглар беләр көчсезләнгән Госманлы дәүләте халкы өчен авыр югалтулар китерде. Ул бары Госманлыда гасырлар буе гомер иткән җирле төрек халкына гына түгел, Төркияне яңа ватаннары итеп сайлаган татарлар тормышында да авыр эз калдырды.

Быел да 18 март чараларына ветераннар, аларның туганнары гына түгел, Төркиянең яңа мөһаҗирләре дә килде.

Чанаккале сугышы күренеше
Чанаккале сугышы күренеше

"Азатлык өчен, илгә иреклек, тынычлык китеру өчен һәрбер милләт көрәшергә тиеш," ди 19 яшьлек Сурияле Нагам Абдул Кәрим. Ул инде дүрт ел дәвам иткән Сурия сугышыннан качып ике ел элек татарлар купләп яшәгән Искешәһәргә урнашкан һәм шунда университетта укый. Сүриядә кеше хокуклары челтәре хисабына караганда, Суриядә эчке сугыштан качып Төркиягә сыенганнар саны 2 миллионга җиткән.

“Мин сугышның ни икәнен бик яхшы беләм. Туганнар һәм күршеләребез үлде сугышта. Ләкин Чанаккаледә халык дошманга каршы үз азатлыклыкларын һәм бердәмлекләрен саклау очен сугышты", дип искә төшерә Нагам. Шулай да ул бу сугышны үз илендә булган сугыш белән бутамаска киңәш итә. "Чанаккаледә дошман чит милләтләр булса, безнен илдә дошман үз халкыбызнын бер өлеше”, ди ул.

XS
SM
MD
LG