Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Система” һәм “Урал-Инвест” арасында килешү төзелде


“Система” ширкәте һәм “Урал-Инвест” фонды арасында килешү төзелде. Аңа караганда, “Урал-Инвест” “Система”га 46,5 миллиард сум акча түләячәк. Ләкин ул акчаларның бер өлеше – 4,6 миллиард сумы Башкортстанда калачак. Ул акчалар “Урал” хәйрия фондының иганәләре аерым әйткәндә, Уфадагы җәмигъ мәчете төзү, балаларны дәвалау кебек эшләргә файдаланылачак.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, узган ел Русиянең баш прокуратурасы соравы белән Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе “Башнефть”нең кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында карар чыгарган иде. Мәхкәмә моны хосусыйлаштыруда канун бозулар булуга нигезләнеп эшләде. Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе карарыннан соң “Система” башы Владимир Евтушенков канун бозып хосусыйлаштырылган акцияләрне сатып алудан күргән зыян өчен “Урал-Инвест”ны мәхкәмәгә биргән иде.

18нче февраль Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе “Урал-Инвест”тан “Система”га 70,7 миллиард сум акча түләтү турында карар чыгарган иде. Ләкин “Урал-Инвест” ул кадәр акчасы булмавын белдереп, банкротлык эшләрен башлады. “Урал-Инвест”ның акчалары 2013нче елда 51,2 миллиард сум калганлыгы мәгълүм булды.

XS
SM
MD
LG