Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Казанда КрымНаш җыенында наци ишарәтләре дә күренде


18 март Казанның Меңъеллык мәйданында Кырым һәм Акъярны Русиягә кушуның бер еллыгы концерт-митинг белән билгеләнде. "Без бергә" дигән исем астында узган чарада сәхнәдә чыгыш ясаучыларның берсе митингка килгән меңнәрчә кешене наци ишарәте белән сәламләде. Кайберәүләр Кырым кебек Алясканы да Русиягә кушырга кирәклеген әйтте.

Чәршәмбе көнне Русиянең күп кенә шәһәрендә булган мондый митинг-концерттан Казан да калышмады. Баштан ук алты мең кеше катнашында узачак дип әйтелгән чарага якынча ике меңләп кеше килде. Күбесе студент булган катнашучылар мәйданга кереп кемнәргәдер теркәлгәннән соң, тизрәк китү ягын карады.

Үзәк стадион алдында корылган сәхнәдә алып баручылар ялкынлы чыгышлар ясап Кырым һәм Акъярның Русиягә кушылуын күкләргә чөйде. "Кырым кабаттан үз ватанына кайтты. Казаннар Кырым халкының бу гамәленә хуплау күрсәтә. Без Кырымның Русиягә кушылуын бәйрәм итәбез", - дип килгән кешеләрдән "Без бергә", дип кычкыруларын сорады.

Чыгыш ясаучылардан, икътисад, идарә һәм хокук институты галиме Игорь Бикеевнең чыгышына исә берәү дә җиткерә алмады мөгаен. "Кырымда Украина хәрбиләре тыныч халыкны юкка чыгарырга әзерләнгән иде. Мондый хәлгә күз йомып калып була идеме, әлбәттә юк. Кырым һәм Акъяр үз-үзләрен яклау юлына бастылар. Алар күтәрелделәр. Аларга моның өчен дан", дип галим кеше кулын алга сузып нацистлар ишарәте ясады.

Аның мондый ишарәтенә күпләр гаҗәпләнеп караса да, үзләрен Бикеев укыткан институт студентлары дип таныштырган, әмма исемнәрен әйтергә теләмәгән егетләр, галимнең бу кыланышын беренче тапкыр гына күрмәүләрен әйтеп, аның бу хәленә аптырамауларын белдерделәр. Шулай итеп, галим Игорь Бикеев көпә көндез, меңнәрчә кеше алдында Русиядә тыелган наци ишарәтен сәхнәдән күрсәтеп бар кешене шаккатырды һәм тыныч кына күздән югалды.

Митингта студентлар тоткан кайбер уку йортлары байраклары белән бергә Татарстан, Русия байраклары да җилфердәде. ЛДПР, "Гадел Русия", "Бердәм Русия" байракларын да күреп булды.

"Бары тик Русиядә генә Кырымның киләчәге бар", "Русия! Кырым! Без бергә", "Севастополь - Русиянең горурлыгы!" дигән һәм башка бары тик урысча гына язылган шигарләр күтәрелде. Күрәсең, бу чара Русия күләмендә оештырылган чара булгач шигарләрне татарча язу ярамаган булгандыр инде. Шулай да сәхнәдә татарча җыр-биюләр ишетелде анысы.

Митингка ни өчен чыктыгыз дигән сорауга Эльвира исемле тәрбияче хатын-кыз бүген бит бәйрәм дип әйтсә дә, нинди бәйрәм дип сораша башлагач тукталып калды, аннан "мин татарча белмим" дип тизрәк сораудан котылу ягын карады. Күпләр гади генә сорауларга да җавап бирүдән баш тартты. Аның каравы Асия Мусина исемле бер ханым тырыша тырыша бу чараның мәгънәсен аңлатып бирде.

"Кырымда безнең татарлар да бар. Мин бүген монда Кырымның Русиягә кушылуына шатланып чыктым. Кырым безнең ял итә торган җиребез. Безнең халыкка ял җире кирәк. Шуның өчен Кырымның безгә кушылуы бик әйбәт булды. Патша Русиясе вакытында чит илгә бүләк ителгән Аляска да безгә бик кирәк әле. Аны да алырга кирәк. Аляскада яшәүчеләрнең теләкләре булса Русиягә кушылсыннар. Кушылырга теләмәсәләр кушылмасыннар. Мәҗбүри кушырга ярамый бер җирне дә", дип белдерде ул.

Митинг мәйданының ике-өч җирендә корылган кыр кухнясында теләгән һәркемгә чәй тәкъдим ителде.

Казандагы урыс җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов Донбасска ярдәм җыя

Казандагы урыс җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов Донбасска ярдәм җыя

Тикшереп кертү урыннарының икенче ягында исә урыс милләтчеләре Донбасс халкына дип ярдәм җыйды. Иминлек хезмәткәрләре урыс милләтчеләрен мәйданга тәртип бозарлар дип шикләнгәнгә күрә кертмәүләрен әйтте.

Чараны оештырган Казандагы урыс җәмгыяте җитәкче Михаил Щеглов җыелган акчаларны Донбасска ярдәм алып барачак машиналарга бензин салу өчен тотачакларын белдерде.

Бер сәгать барган митинг-концерт тыныч үтте. Тәртип бозулар күзәтелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG