Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шамил Закиров искә алынды


Казанда Шамил Закиров искә алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:56 0:00

Казанда Шамил Закиров искә алынды

15 мартта Камал театрының элекке мөдире Шамил Закировның 70 еллыгы билгеләп үтелде. Камал театры артистлары иртән аның каберенә чәчәкләр салды, кичен исә мәрхүм истәлегенә Хуҗа Насретдин спектакле күрсәтелде.

Шамил Закиров үзен жәлләмичә бөтен җанын, тәнен театрга, артистларга, милләткә тапшырды, ул милләтебезнең рухын баетты, саклап калды, дип белдерде аны искә алырга Камал театрына килгән хезмәттәшләре.

"Ул искиткеч кешелекле кеше иде. Мин аның кебек кешеләрне үз гомеремдә бик сирәк очраттым. Ул һәрвакыт кемгә генә булмасын ярдәм итәргә атлыгып тора иде", дип сүзен башлады Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев искә алу кичәсендә ясаган чыгышында.

"Шамил берәр кешегә авырлык килсә шундук йөгереп барды. Әгәр дә театрда яисә язучылар арасында кемдер авырып китсә Шамил шунда ук ярдәм кулын сузды. Андый кеше әйткәнемчә изге заттандыр.

Шамил Закиров
Шамил Закиров

Шамил дигәч минем колагымда шамаил сүзе чыңлый башлый. Һәр мөселман өенең ишек өстендә гадәттә шамаил була. Ә Шамил ул татар дөньясына керә торган ишекнең өстендә тора тоган шамаил шикелле", дип Разил Вәлиев һәм Шамил Закиров вафат булган төнне аңа атап язган шигырен укып үтте.

Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина үз чыгышында, Шамил Закировның өе - театр, ә гаиләсе - артистлар иде, дип белдерде.

"Аның безнең арадан китүенә өч ел тулды. Ләкин ул безне ишетеп торадыр сыман. Мин әйткән сүзне бәлки ошатып та бетермәс. Ләкин Шамил бу дөньядан иң кадерле вакытында, иң гөрләп, эшләп торган вакытында китеп барды. Аның вафаты безнең өчен бик кызганыч булды. Без аның өчен хәзер берни эшли алмыйбыз. Сөйләгән сүзләребез аңа дога булып барып ирешсен иде", дип сүзен йомгаклады ул.

Чыгышлардан соң Шамил Закировны искә алырга килгән тамашачыларга Хуҗа Насретдин спектакле күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG