Accessibility links

Татарстанның Кырымдагы вәкиле алмаша


Илмир Тимергалиев
Илмир Тимергалиев

Татарстанның Кырымдагы вәкәләтле вәкиле булып 2014 елдан башлап эшләгән Илмир Темиргалиев урынына аның урынбасары Руслан Шаяхмәтов тәгәенләнде. Март аенда Илмир Темиргалиев белән килешүнең вакыты чыккан. 20 мартта яңа вәкил Казанда Татарстан президенты идарәсендә бу вазифага тәкъдим ителде.

Шулай ук вәкиллекнең статусы да үзгәртелә. Ул хәзер Татарстанның Кырымдагы һәм Акъярдагы (Севастополь) тулы вәкаләтле вәкиллеге дип атала.

Илмир Темиргалиевның улы Рөстәм Темиргалиев 2014 елның сентябрь аенда Татарстанның Казакъстандагы вәкиле итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG