Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Узган ел “Система” ширкәтеннән “Роснефть”кә күчкән “Башнефть”нең кыйммәтле кәгазьләре язмышы якын көннәрдә хәл ителәчәк. Бу хакта “Башнефть”нең директорлар шурасы рәисе итеп сайланган Русиянең энергетика министры Алексей Текслер хәбәр итте. Ул 11нче март чираттан тыш узган директорлар шурасы утырышында сайланган иде.

Текслер сүзләренә караганда, 25+1% акцияләр Башкортстан казнасына күчереләчәк.

“Яңа сайланган директорлар шурасында элекке шурада эшләгән бер генә кеше калды. Ул “Башнефть”нең элекке президенты Александр Корсик. Шурага Башкортстан хөкүмәтеннән бер кеше – Җир һәм милек министры Евгений Гурьв керде”, – диде ул.

Башкортстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Мәрдәнов сүзләренә караганда, ул акцияләрдән алыначак дивидендлар 3,75тән 4,375 миллиард сумга кадәр тәшкил итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG