Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда иң лаеклы "Татар кызы" белән "Татар егетен" сайлаячаклар


23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Татар кызы-2015" һәм "Татар егете -2015" Казан шәһәре бәйгесенең финалы узачак.

Бәйгедә югары сыйныф укучылары татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белүдә көч сынашачак. Анда җиде егет һәм җиде кыз катнашачак.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, бәйгедә кызлар арасында "Сылу кыз-2015", "Уңган кыз-2015", "Сөйкемле кыз-2015", "Ягымлы кыз-2015", "Зирәк кыз-2015", "Зыялы кыз-2015" һәм егетләр арасында "Баһадир егет-2015", "Зыялы егет-2015", "Оста егет-2015", "Җитез егет-2015", "Уңган егет-2015", "Ватанпәрвәр-2015" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

"Татар кызы" бәйгесе узган елны беренче тапкыр Русия күләмендә узды. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG