Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

21 март Уфада берничә җәмәгатьчелек оешмасы террорчылыкка чакырган язмалар язуда гаепләп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп итеп җәмәгатьчелек җыены уздырды. Анда өч дистәгә якын кеше катнашты.

Уфаның һөнәр берлекләре йорты каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узган чарада катнашучылар арасында башкортларның “Күк бүре”, Башкорт”, “Ак тамыр” оешмалары, “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да бар иде.

Чара һәрвакыттагыча полиция вәкилләре белән тарткалаштан башланды. Полиция әлеге урынга башка оешма чара уздырырга рөхсәт алган дисә дә, ул “башка” оешма вәкилләре юк иде. Шуннан җыелучылар чараны башлап җибәрде. Аны җәмәгатьчелек җыены дип атадылар.

“Яблоко” фиркасе рәисе урынбасары Виктор Золотарев чыгыш ясап боларны әйтте:

Виктор Золотарев

Виктор Золотарев

“Мин “Ахырзаман” язмасын укыдым. Анда бернинди террорчылык та юк. Айрат Дилмөхәммәтов ул язманың авторы булуын кире кага. Аның сүзләрен тыңлаучы, авторлыгын ачыклаучы экспертизалар ясалмады. Айрат Дилмөхәммәтов Мортаза Рәхимов заманында ул режимга каршы көрәште. Хәмитов җитәкчелек иткән чорда башкорт халкы мәнфәгатьләре өчен җан атты. Мин аны республика башы вазифасында күрә идем. Бәлки шуннан куркып ябып куйганнардыр да.”

Аннан соң сүз алган Аксакаллар шурасы әгъзасы Сәгыйть Исмәгыйлов болай диде:

Сәгыйть Исмәгыйлов

Сәгыйть Исмәгыйлов

“Мин – дин белгече. Русиядә ислам динен, аның тәгълиматларын аңламый тупас карарлар чыгаралар. Безнең чыгарган дини китапларның 95 процентын террорчыл дип тыялар. Мәсәлән, җиһад сүзен генә алыйк. Бар зур җиһад, бар бәләкәй җиһад. Зур җиһад – ул үзеңнең җитешсезлекләрең, кимчелекләрең белән көрәшү. Ул һәрьяклап камиллеккә омтылу. Бәләкәй җиһад – көч кулланып көрәшү. Мөселманнар шул зур җиһад кысасында яши.

Мөхәммәт пәйгамбәр 23 ел идарә иткәндә сугышларда нибары 120 кеше үтерелгән. Пәйгамбәр үзе бер кешене үтергән. Бүген Украинада гына да күпме гаепсез кешеләр кырыла. Ул сугышларны оештыручылар үзләрен хаклы саный. Аларга каршы фикер белдерүчеләр террорчы булып чыга. Айрат Дилмөхәммәтов та үзенең фикере өчен, сәясәткә карашы өчен хөкем телде. Аны ниндидер “Ахырзаман” дигән язма өчен хөкем иттеләр. Гәрчә ул авторлыгын танымаса да. Ахырзаман сүзе ул ниндидер куркыныч түгел, ул дөнья бетү, апокалипсис мәгънәсендә.”

Хокук яклаучы Радик Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:

Радик Рәхмәтуллин

Радик Рәхмәтуллин

“Менә тоталар да Европаны, Американы тәнкыйтьлиләр. Ә халыкның Америкага, Европага китәсе килә. Аларда начар булса, халык илдән китү ягын карар иде мени? Дөресен җиткерү мөмкинлеге юк. Сүз иреге юк. Без бит кулга автомат алырга чакырмыйбыз. Без хакимият белән өстәл артына утырып сөйләшергә чакырабыз. Ә безне ишетергә дә теләмиләр. Каршылык чараларын уздыру турында канунны гына алыйк. Аңа ярашлы, чараны оештыручы аерым кешеләргә 30 мең сум, оешмаларга 60 мең сум штраф салу каралган. Ул бит бик зур акча. Шушы кануннарга була күпме кеше каршылык чараларына да чыгудан куркып ята.”

“Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчынов түбәндәге фикерен җиткерде:

Фаил Алчынов

Фаил Алчынов

“Без Айрат Дилмөхәммәтовны якларга чыктык. Менә инде өченче ел бер гаепсез Фәнзил Әхмәтшин ята. Без аны да яклыйбыз. Без сәяси сәбәпләрдән хөкем ителгән һәр кешене яклыйбыз. Дөрес, бу безгә җиңелгә төшми. Миңа күп тапкыр кисәтеп шалтыратулар булды. Алар, синең дә Әхмәтшиннар янында ятасың киләме, дип куркыта. Ләкин без куркып ятсак, хөр фикерле һәркемне ябып куячаклар”.

“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов Айрат Дилмөхәммәтов белән бер фикердә булмаса да аны яклап чыкты:

Азат Сәлмәнов

Азат Сәлмәнов

“Мин Айрат Дилмөхәммәтов белән яхшы таныш. Күп кенә мәсьәләдә фикерләребез туры килми иде. Ләкин һәр кешенең үз фикерен әйтергә хакы бар. Шуның өчен бер гаепсезгә утыртып куйдылар. Без Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп итәбез!”

Җәмәгатьчелек җыенында хөкем ителүченең әнисе Әдилә Дилмөхәммәтова да катнашты һәм чыгыш ясады. Әдилә ханым Азатлыкка: ​“Уфаның Киров районы мәхкәмәсе судьясы Роза Булатова улыма нигезсез хөкем карары чыгарды. Ул – җинаятьче түгел", дип белдерде.

"Судьядан аермалы буларак, улым сәләтле, акыллы, куркусыз, белемле кеше. Айрат бала чактан ук дөресен сөйләргә, ялганламаска, урлашмаска тәрбияләнеп үсте. Мин Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовтан улымны иминлек хезмәтләре, полиция, мәхкәмәләр эзәрлекләвен туктатуны үтенеп сорыйм", диде Әдилә Дилмөхәммәтова

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG