Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов Петербур һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе итеп билгеләнгән. Әлеге фәрманны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин имзалаган.
2010 елдан бирле әлеге вазифаны Мөнир Беюсов башкарган иде. Аның Түбән Новгород өлкәсенә имам-мөхтәсиб итеп куелуы сәбәпле, ул бу вазифадан азат ителде.