Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Акмәчеттә узган утырышта Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары итеп Нариман Джелял сайланды. Мәҗлес әгъзасы булган Илми Умеров рәис урынбасары булды.

21 мартта Акмәчәттә Кырымтатар халкы мәҗлесенең ябык утырышы узды. Анда элек рәис урынбасары булган Нариман Джелял беренче урынбасар, ә Илми Умеров рәис урынбасары итеп сайланды. Хәзерге вакытта сөргендә булган Рефат Чубаров рәис вазифасында калды. Шулай итеп, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Кырымнан читтә булган шартларда Кырымда Мәҗлес эшен Нариман Джелял координацияләчәк.

Билгеле булганча, Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров 2014 елның җәендә Кырымга керү хокукыннан биш елга мәхрүм ителгән иде. Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкарган Әхтәм Чийгоз тоткарланды һәм хәзер сак астында кала. Чийгоз 2014 елда Кырым Югары Радасы алдында 26 февральдә булган чуалышларны оештыруда гәепләнсә дә, хакимиятләрне мәҗлеснең Кырым аннексиясен танымавы, аның лидерларының яңа шартларны танымаулары өчен үч алулары беркем өчен дә сер түгел. Тоткарлауларның да төп сәбәбе шул булса кирәк.

Мәҗлеснең унга якын һәм дә хакимияткә кереп эшләгән тагын берничә әгъзасы Мәҗлес рәисе Кырымда булмау сәбәпле корылтай чакырып яңа рәис сайларга кирәк дигән фикерне белдерә килде. Бу вазифага Кырым Дәүләт шурасының вице-спикеры Ремзи Ильясовны тәкъдим иттеләр. Корылтайны исә тик Мәҗлес кенә җыя ала. Мәҗлестә 33 әгъза бар.

Бүгенге көндә Мәҗлестә Җамилев, Чубаров тарафдарлары өстенлек итә, ләкин бу хәл төрле сәбәпләрдән, шул исәптән хакимиятләрнең басымы, аерым алганда Мәҗлес әгъзаларын Кырымга кертмәүләр, иректән мәхрүм итүләр аркылы тора бара үзгәрергә дә мөмкин. Мисал өчен, яңа гына рәис урынбасары итеп сайланган Ильми Умеров 23 мартка тикшерү комитетына чакырылган.

Кырымтатар матбугаты тирәсендәге хәлләр борчуга сала

Шимбә көнне узган утырышта Мәҗлеснең 24 әгъзасы катнашты. Джелял белән Умеровны яңа вазифага билгеләүдән тыш анда кырымтатар телендә белем бирү һәм дәүләт, җәмәгать урыннарында кырымтатар телен куллану мәсьәләсе тикшерелгән. Якын көннәрдә бу мәсьәләдә кырымтатарларыннан имза җыю башлау тәкъдим ителгән.

"Мисал өчен, түрәләр сорауларга дәүләт теле булган кырымтатарча җавап бирергә тиешме, гомумән, дәүләт теле статусы нәрсәне аңлата һәм без кырымтатар җәмәгатьчелеге моны ничек күрәбез. Бүген бу өлкәдә сораулар күп", диде Джелял Кырым хәбәрләр агентлыгына.

Шулай ук утырышта милли мәгълүмат чаралары, аерым алганда АТР кырымтатар телеканалы, берничә газет, интернет басма, мәгълүмат агентлыклары тирәсендәге хәлләр дә тикшерелгән. Мәҗлес җитәкчелегенә бу өлкәдә гариза әзерләргә кушылган. Анда милли мәгълүмат чараларына Кырымда эшләү өчен мөмкинлекләр булдыру кирәклеге әйтеләчәк.

Билгеле булганча, АТР каналы Русия кануннары нигезендә теркәлү узарга теләсә дә, төрле сылтаулар белән аларның документлары берничә тапкыр кире кайтарылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG