Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Алабугада узган Нәүрүз бәйрәмендә бу бәйрәмне кайбер төрки илләрдәге кебек дәүләти бәйрәмгә әйләндерү кирәклеге турында да фикерләр әйтелде.

Әле кайчан гына дөнья һәм Русиядә яшәүче милләттәшләр тарафыннан “Чаллы – татар башкаласы” дигән фикерләр әйтелеп килде. Шәһәрдә төрки дөньяның зур бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үтелмәде диярлек. Бары Халыклар дуслыгы йортында лезгин җәмгыяте вәкилләре Нәүрүзгә багышлап беркадәр җырлы-биюле тамаша гына күрсәтте.

Дагыстанлыларга рәхмәтләр зур булды

Дагыстанлыларга рәхмәтләр зур булды

Алабугада да Нәүрүзне уздыруда, җыелган халыкны тәм-том, ботка, пылау белән сыйлауда азәрбайҗаннар, дагыстанлылар алгы рәтләрдә булды. Биредәге чараларда урыс эшмәкәрләренең дә өлеш кертүләре хакында белдерүләр булып торды. Ләкин “үз татарымызлар” оештырмагангамы һәм җиң сызганып катнашмагангамы, Нәүрүз Алабугада да шактый моңсу барды.

Алабуга аксакаллары

Алабуга аксакаллары

Шунысын да искәртик, әлеге калада – "урыс шәһәре" дигән исем алган Алабугада бу бәйрәм бары тик татар милли хәрәкәте вәкилләренең, аларның җитәкчесе, сиксән яшьлек Рәфыйк Мәхмүдов тырышлыгы нәтиҗәсендә генә уза дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Алар Нәүрүзне билгеләүне шәһәр хакимияте уздырасы чаралар исемлегенә кертүне, азмы-күпме дәрәҗәдә моңа чыгымнарны раслатуга ирешкәннәр шикелле. Бәлки Татарстанның башка шәһәр-авылларында да Нәүрүзне бәйрәм итүгә кайбер чыгымнар каралгандыр, ләкин максат чыгымнар эзләү түгел, Нәүрүз бәйрәмен күрсәтү.

Биредәге бәйрәм җыр-биюләр белән башланды, көн һәм төннең тигезләшә башлау вакытын чагылдырган “Көнкәй” белән “Төнкәй” сөйләшүләре дә күрсәтелде.

Аннан сүзне Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев алды:

​– Халкыбызның милли бәйрәмен онытмыйча бирегә килүчеләргә, аны оештыручыларга Аллаһының зур рәхмәтләре яусын. Шушы уңайдан сезгә, бу бәйрәмгә килүчеләргә мөрәҗәгать итәм, борынгыдан килгән бәйрәмебезне онытмыйк, татар халкы татар булып калсын иде. Биредәге кешенең азлыгы күңелне рәнҗетә. Бу бәйрәмне тулы көченә, дәүләт югарылыгында уздыру мәслихәтрәк булыр иде. Киләчәктә моны искә алсыннар иде. Башка милләт вәкилләренең бәйрәмнәре әнә Алабуганың матур урыннарында бик зурлап, Русия, республика дәрәҗәсендә уздырыла. Бүгенгесе бар төрки халыкларның уртак бәйрәме. Без монда төп халык. Шуңа татар теленә хөрмәт бетеп барган бер заманда бу бәйрәмнең әһәмияте зур. Туган телгә хөрмәт бетүдә дәүләтнең дә, ата-аналарның гаепләре зур.

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов та үз котлавында милли мәсьәләләргә кагылды:

Ир-егетләр сыйлана

Ир-егетләр сыйлана

– Бу көннәрдә тагын бер бәйрәм. 1992 елның 21 мартында узган референдумда Татарстан халкы республикабыз суверен, мөстәкыйль булсын дип тавыш бирде. Бүген – ике бәйрәм. Безнең татарда бәйрәмнәр күп түгел. Ләкин булганнары шулкадәр мәгънәле, аларны бар дөнья халкы үз итә. Аллаһ боерса, хакимиятләр дә алга таба Нәүрүзне таныр, үз итеп дәүләт күләмендә уздырырлар. Бүген шәрыкъ, төрки дөнья гөрләп тора. Бу – яхшы күренеш. Менә миннән алда чыгыш ясаган Раиф әфәнде татар теленең хәленә борчылды. Борчылуы бик урынлы. Әлегә татар теле исән. Аны үстерсәк, тарихны онытмасак, татар әле яшәр.

Ботка-пылаулар ошый

Ботка-пылаулар ошый

Нәүрүз – ни өчен күркәм бәйрәм? Чөнки ул табигать белән бәйләнгән. Аны шәрыкъ халыклары инде җиде мең ел буена билгеләп килә. Менә бездә кыш узып бара, яз килә, кошлар кайта. Кемнәрдер яңа елны озаклап бәйрәм итә. Анысы табигать белән бәйле түгелдер. Ә менә табигатьтәге үзгәрешләр белән төрки халыклар Нәүрүзне яңа ел дип тә атыйлар. Үзебезчә яңа ел белән котлыйм сезне.

Алабугада яшәүче азәрбайҗан, дагыстан мәдәни оешмалары вәкилләре дә бәйрәм белән котлады. Алар ук бәйрәмгә җыелганнарны пылау, тәм-том белән сыйладылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG