Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

"Авыл, ислам, мәдәният һәм эшмәкәрлек"


20-22 март көннәрендә Казанда IV Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Пленар утырышта чыгыш ясаган эшмәкәрләрнең күбесе татар халкын саклап калу өчен авылга, ислам диненә, мәдәнияткә һәм эшмәкәрлеккә игътибарны арттырырга чакырды.

Быелгы җыенга Русиянең 32 төбәгеннән 500дән артык татар эшкуары җыелды. 20 мартта эшмәкәрләр өчен семинар-уку оештырылды. Семинарда авылларда эшмәкәрлекне үстерү, җир һәм салым кануннары системындагы үзгәрешләр, агротуризм, грантлар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында сөйләшенде.

Бу көнне эшмәкәрләр Тинчурин театрында узган "Авыл кызы" бәйгесенең финалын да тамаша кылды.

21 мартта исә Корстон сәүдә күңел ачу үзәгендә Татарстан авыл хуҗалыгы тауарлары күргәзмәсе һәм җыенның пленар утырышы үтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан пленар утырыш Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы белән башланды.

"Бүгенге авыл кешесе беркемгә дә батрак булырга теләми. Ни кызганыч, бүген кайбер авыллар пенсионерлар кулына калып бара. Моның сәбәбе бер генә. Андый авылларда эшмәкәрлеккә шартлар юк. Чөнки җитәкчеләрдә дә халыкта да бу эшкә искечә караш хөкемлек итә. Күрәбез, авыл тормышын яңа нигездә кору шактый катлаулы мәсәлә. Шушы мәсәләләрнең хәл итү юлларын бергәләп эзләү - бүгенге җыенның төп максаты", дип белдерде ул.

Русиядәге татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов үз чыгышын илдәге халәтнең бик катлаулы булуын әйтеп һәм киләчәктә ни булачагын беркем дә әйтә алмый дип ачып җибәрде.

"Шушы дәвердә без үзебезнең бердәмлекне һәм милли көчебезне саклап калырга тиешбез. Без татар милләте һәм татар авылы төшенчәләрен бер яссылыкта карарга тиешбез. Авылны күтәрү, анда эшче урыннар булдыру, көнкүреш шартларын яхшырту, юллар салу - дөрес гамәлләр. Тик безнең максатыбыз ул гына булмаска тиеш. Без авылның рухи халәтен ныгытып, татар милләтен саклап калырга тиешбез", дип әйтте Рәшит Сәнҗапов.

Чыгышларны кыска тоту соралган булса да, кайбер эшмәкәрләр үз авылларында башкарган эшләрне аңлатуны хәйран озакка сузды. Кайберәүләр чыгышларын татарча җыр белән дә бизәп куйды.

Шунысын да әйтергә кирәк, чыгыш ясаучыларның барысы да үз фикерләрен татар телендә җиткерде.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Чуашстан татарлары башкарган эшләргә тукталып, бүгенге көндә татарларны авылларда аерым бер юнәлешләр белән генә саклап калып булмый дип әйтте.

"Бу мәсъәләгә без төрле яктан карарга тиешбез. Татар халкын саклап калуның әлбәттә беренче ягы - ул дин. Икенче бик кирәкле өлеше - ул мәдәниятне саклау. Һәм мәчетләрне саклау өчен, сабантуйларны уздыру өчен эшмәкәрлек кирәк. Менә шуңа күрә шушы өч юнәлешне берләштергән бер модель белән эшләребезне ныгытырга тиешбез", дип ассызыклады ул.

Пленар утырыш ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде.

"Татар халкы дөньяның кайсы илендә генә яшәмәсен югалып калмый, үз эшен корып җибәрә. Шул ук вакытта глобализация процесслары безгә дә кагыла. Ниндидер чаралар күрмәсәк без үзебезнең милләтебезне, татарлыгыбызны югалтырга мөмкинбез. Бу мәсәләне кайда ничек итеп хәл итеп була? Ул беренче чиратта авыл. Гореф-гадәтләрне, татар халкының телен, рухи кыйммәтләрен саклап калу өчен авыл кирәк. Авылда тормыш яхшы булырга тиеш, авылда мөмкинлекләр булырга тиеш. Авылда яхшы тормыш шартлары гына булдырып калмыйча, ә анда яшәүчеләргә һөнәр дә бирергә кирәк. Бу эшләрне башкарганда без беренче чиратта дин әһелләребезгә таянабыз. Икенче таянычыбыз ул -эшмәкәрлек. Киләчәктә дә без шушы форманы алып барачакбыз.

Бу очрашу сезгә генә түгел, безгә дә бик кирәк. Без бердәм булсак көчле булабыз. Сезнең кебек кешеләр күпләргә "мин - татар" дип әйтергә, горурланырга мөмкинлек бирә. Без сезнең белән горурланабыз", дип сүзләрен тәмамлады Татарстан президенты.

Бу көнне төштән соң пленар утырыш дәвам итте һәм эш документлары кабул ителде.

IV Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, эшмәкәрләрнең 22 мартта Мамадыш районына сәфәр кылу белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG