Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагаузлар башкан итеп Русия яклы сәясәтчене сайлады


Гагаузиянең яңа башканы Ирина Влах
Гагаузиянең яңа башканы Ирина Влах

Молдованың автоном Гагаузия төбәгендә узган сайлауда күпчелек тавышны Ирина Влах алды. Бәйсез нәмзәт Влах тавышларның 51% җыйды. Влах хәзергә кадәр парламент депутаты иде. Моннан соң ул Молдова кануннары нигезендә Молдова хөкүмәте әгъзасы булачак.

Төрки халык гагаузлар яшәгән бу төбәк күпмедер дәрәҗәдә Молдовадан икътисади бәйсезлеккә ия, әмма полиция, мәгариф һәм мәхкәмәләр Кишиневка буйсына.

Узган ел референдумда Гагаузия халкы Европа Берлеге белән интеграциядән баш тартып Русия белән якынаюны сайлаган иде.

Узган атнада Молдова рәсмиләре Русия журналистларына Гагаузия сайлауларын яктыртуны тыйды.

XS
SM
MD
LG