Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Хөкемдар "Дальний" бүлегеннән качкан элекке хезмәткәрләрне табарга кушты


Казандагы "Дальний" полиция бүлеге

Казандагы "Дальний" полиция бүлеге

Бүген Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Дальний" эшендә зыян күргән Оскар Крыловның полиция бүлегеннән 750 мең сум таләп итеп биргән шикаятен карый башлады.

Хөкемдар Юлия Старшая тоткыннарны газаплауда гаепләнгән полиция бүлегенең элекке хезмәткәрләренең кайда булуын ачыклар өчен Татарстан эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать юллады. Бу хакта зыян күргән Крыловны яклаучы Казан хокук яклау үзәге адвокаты Игорь Шолохов хәбәр итте. Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 9 апрельгә билгеләнгән.

Оскар Крылов "Дальний" бүлегенә 2011 елның октябрендә китерелгән булган. Полиция аны "урамда нәрсәдер урлауда гаепләп" кулга алган. Протоколда 22 яшьлек егет "сүгенде, үзенә булган кисәтүләрдән соң туктамады" дип язылган. Гаебен танымаган егетне шешә белән көчләп газаплаганнар. Соңырак мәхкәмә Крыловның нахакка гаепләнүен таныган, егеткә рухи зыян өчен сигез мең сум түләргә дигән карар чыгарылган.

2015 елның 4 февралендә "Дальний" бүлегенең элекке сигез хезмәткәренә вәкәләтләреннән чыгуда гаепләү белдерелде. Алар бер ел сигез айдан алып 13 ел 11 айга кадәр каты шартлы колониягә хөкем ителде. 14 кеше зыян күргән дип санала.

2012 елның 10 мартында әлеге полиция бүлегендә шампан шешәсе белән көчләп Сергей Назаров үтерелде.

XS
SM
MD
LG