Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ачлык игълан итте


Уфада ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр ачлык тота. Бу соңгы бер ел эчендә инде өченче протест чарасы булачак. Ашыгыч медицина хезмәткләрләре хезмәт хокукларының бозылуына һәм ризасызлык белдерүчеләргә административ басымга зарлана.

Узган ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр җитәкчелек белән килешә алмыйча ачлык игълан итеп эш хакларын арттыруга иреште, әмма башка таләпләр үтәлмәгән килеш калды. Иң актив таләпләр куйган Орджоникидзе станциясендә тикшерүләр һәм хезмәткәрләргә басым булды, дип сөйләделәр "Действие" һөнәр берлегендә. Орджоникидзе бүлеге җитәкчесе Светлана Юсыпова узган пәнҗешәмбе көнне ачлык игълан итте. Бүген чарага 20ләп хезмәткәр кушылды.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәсьәләне хәл итәргә сүз бирде. Апрель башында сәламәтлек саклаучыларның һөнәр берлеге Русиянең берничә шәһәрендә урам җыеннары уздырырга җыена.

XS
SM
MD
LG