Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович улы Кырымда җирләнде


Виктор Януковичның улы Виктор, Киев, 2009 ел
Виктор Януковичның улы Виктор, Киев, 2009 ел

Элекке Украина президенты Виктор Януковичның улы 23 март Кырымда җирләнде, дип хәбәр итте "Звезда" телевидениесе. Аның улының Байкалда батып үлүе турында хәбәр ителгән иде. Туганнары аның мәетен 22 март көнне алып киткәннәр.

Якшәмбе көнне Иркутскига "Центр-Юг" һава ширкәтенең чартер очкычы килеп иртән Уфага очкан. Бер сәгатьтән очкыч Уфадан Акмәчеткә юл тоткан. Янукович улы Акъярның хәрби зиратында җирләнгән дип хәбәр ителә.

Виктор Януковичның улы Русиядә Виктор Давыдов исеме белән яшәгән. Украинадан Русиягә ул Киевта Мәйдан чаралары башлангач әтисе белән бергә киткән.

Иркутски өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматларына караганда, алты кеше утырган машина Байкал күлендә боз астына киткән. Биш кеше исән калган, Виктор Януковичның улы батып үлгән. Бозга керү тыелган булуга карамастан бу төркем рәсем төшерергә дип күлгә кергән булган. Рульдә булган Виктор каешын чишеп өлгермичә машина белән бергә су астына киткән. Ул урында су тирәнлеге 20 метр, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG