Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Эсма Билялова: "Үлгәннәрне вагоннан ыргытып калдыралар иде"


1944 елда сигез яшендә әнисе белән cөргенгә җиберелгән Эсма апа Билялова Азатлыкка хәтирәләре белән уртаклашты.

Эсма Билялова 1936 елда Бакчасарай районының Албат (Куйбышево) авылында туган. Аның гәиләсенең анда ике катлы йортлары булган, ул йорт хәзер дә тора, ләкин анда ул вакыттан бирле урыслар яши. 1944 елда әнисе белән cөргенләккә җиберелгәндә Эсма апага сизез яшь булган. Эсма апа Азатлыкка хәтирәләре белән уртаклашты.

"Безнең йортның икенче катында ике урыс капитаны тора иде. Ул вакытта инде нацилар киткән иде Кырымнан. Кырымтатарларны сөргенлеккә җибәрәчәкләре хакында безгә бу урыс офицерлары алдан бер нәрсә әйтмәделәр. Тик иртән торыгыз, киенегез без сезне моннан чыгарабыз диделәр. Әнием нәрсә алырга белмичә кабалана башлады, әтием ул вакытта инде үлгән иде, абыйларны туганнарыбыз алган иде үзләренә. Мин елый башладым, "Сез кайтырсыз" дип тынычландырган лейтенантка мин ышанмаган идем, без бер әйберебезне дә ала алмадык, ә йортыбызда калган әйберләрне урыс күршеләрәбәз талый башлады. Без үзара дус булып, әйбәт яши идек, әмма безне гаепләгәннән соң алар йортыбыздагы әйберләрне талый башладылар. Минем әниемнең, минем ни гаебебез бар иде?

Кырымтатарларны авылның мәчәте янында тупладылар, без берәр нәрсә алырга дип йортка кайтып килергә тәләсәк тә, автоматлар белән торган солдатлар безне җибермәдәләр. Өстебездә нәрсә булган булса шулай чыктык. Албаттан безне йөк машинасында Сюйрень станциясенә алып бардылар. Бөтен халыкны, ничек туры килә, йөк вагоннарына төяделәр, юлда күпме барганны хәтерләмим, ләкин озак бардык.

Юлда безгә бернинди медицина ярдәме күрсәтелмәде, ашарга бер нәрсә бирелмәде, моны мин яхшы хәтерлим. Тик янган кукуруза (мысыр бодае) ашаганымны беләм. Вагон ишекләрен каты бикләгәнгә суларга һава җитми иде. Йөрәге авырткан күп кешеләр үлә иде, үлгәннәрне поезд барганда ыргаталар иде. Алар шакалларга азык булгандыр.

Без әнием белән Намаган өлкесенең Чуст районының бер кышлагына төштек. Хәтерлим, идәне булмаган бер бүлмәдә, җирдә ятып тордык, ишегебез урамга чыга иде. Икенче бүлмәдә куп балалы тагын бер кырымтатар гәиләсе яши иде. Бер көн иртән мин әнием белән ятканда ишек янында басып торган күршеләрнең улы “Әни, Зайде апа үлде бит”, диде безнең якка карап. Мин әнием белән бергә, бер түшәктә ята идем, ләкин аның үлгәнен аңламаганмын. Ул вакытта кешеләр бизгәк (малярия), дизентерия, төрле авырулардан, ачлыктан күп үлү сәбәпле аларны җирләргә атналар буе кеше табылмый иде. Күрше абый бер агач табып, әниемне анда салып, киемен дә алып китте, мин юрганыбызның өстен кисеп аңа кәфәнлек өчен биргән идем. Миңа ул вакытта сигез яшь иде. Әниемне кая, ничек җирләдәләр, кая алып киттеләр, мин хәзер дә белмим. Минем йөрәгәм хәзер дә бу сәбәптән тынычлана алмый."

Эсма Билялова моннан соң балалар йортына эләгә, анда тәрбияләнә, аны детдомның мөдире, яхүд хатыны үзенә бала итеп алырга теләгән, ләкин ул вакытта аны исән калган абыйлары, Туладан хезмәт армиясеннән кайткан Сеитибраим һәм Сеитджелил абыйлары таба һәм исән калган туганнары янына Бекабад шәһәренә алып кайталар.

Эсма Билялова кияүгә чыгып гаилә кора, озак еллар почта бүлеге мөдире булып эшли. 1989 елда сөргенләктән Бакчасарай районы Самохвалово авылына кайтып, яңадан йорт салып монда урнаша. Хәзер дә анда улы янында тора. Аның ике кызы, бер улыннан алты оныгы бар.

Белешмә. Милли хәрәкәт документлары мәгълүматына күрә, 1944-1946 елларда сөргенлек вактында Урта Азия илләрендә (Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Төрекменстан), Мари АССРда, Свердлау, Пермь өлкеләрендә кырымтатарларның 46,2 проценты һәләк булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG