Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр: Украина 1 апрельдән Русиядән газ алуны туктатачак


Украина ягулык һәм таш күмер сәнәгате министры Владимир Демчишин, 2015 елның 1 апреленнән Русиядән газ алуны туктатырга мөмкин, дип белдерде.

"Русия газы Европа газыннан кыйбатрак булганда аны сатып алуның мәгънәсе юк. Без аны алуны туктатабыз", диде министр.

31 март газга кышкы бәяләр вакыты тәмамлана. Русия 1 м3 газ өчен 100 доллар ташлама бирә иде. Русия энергетика министры Александр Новак сүзләренә караганда, Украина өчен икенче кварталда бәя 348 доллар булачак, дип белдерде. Ел ахырында ташлама яңадан үз көченә кергәч Украианага газ 270-300 доллар итеп тәкъдим ителәчәк. Новак сүзләренә караганда, Украинаның "Газпром"га 2.471 млрд доллар бурычы бар.

2016 елдан Литва да Русия газыннан баш тартырга ниятен белдергән иде. Литваның төп ягулык ширкәте Lietuvos Energija Норвегиянең Statoil ширкәте белән елына 540 млн м3 газ алу турында биш еллык килешү имзалады.

Украинадагы низаг аркасында Русия белән Европа Берлеге арасында мөнәсәбәтләр начарлангач Европа Берлеге илләре газ стратегиясенә дә үзгәрешләр кертә. 2015 елда ук кайбер илләр газны Азәрбайҗан һәм Төркемәнстаннан ала башлады.

XS
SM
MD
LG