Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Украинага корал җибәрү турында резолюция кабул итте


АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты президент Барак Обамага Украинага корал җибәрә башлауны киңәш иткән резолюция кабул итте. Аны Конгрессның 348 вәкиле хуплады, 48 каршы тавыш бирде. Документта АКШ җитәкчесен "Конгресс биргән вәкәләтләр нигезендә Украинага саклану өчен корал җибәрүне хуплауны сорап" мөрәҗәгать ителгән.

Резолюция авторлары республикан партиясеннән Эд Ройс һәм демократ Элиот Энджел корал украин халкына үзен саклау өчен кирәк дип белдерде. Алар Украинаның көнчыгышындагы корбаннар өчен җаваплылыкны Русиягә йөкләде.

XS
SM
MD
LG