Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Франциянең көньягында Airbus очкычы төшеп җимерелде


Germanwings һава ширкәте очкычы

Germanwings һава ширкәте очкычы

Lufthansa алман һава ширкәтенең арзанлы очышлар белән шөгыльләнүче Germanwings кече ширкәтенең Airbus А320 юлчылык очкычы Франциянең көньягында төшеп җимерелде.

Барселонадан Дюссельдорфка юнәлгән очкычта 142 юлчы, ике очучы һәм дүрт хезмәтләндерүче булган.

Каза сәбәрләре әлегә билгесез. Очкыч Франциянең Нице шәһәреннән 100 чакрымлап төньяктагы Барселонетте шәһәре янына төшкән.

Җимерелгән А320 очкычы 24 ел элек ясалган һәм Lufthansa аны 1991 елда алган булган.

XS
SM
MD
LG