Accessibility links

Кайнар хәбәр

IT IS Tuqay проекты интернетта "Шүрәле" флешмобын уздыра


Габдулла Тукай туган көне якынлашканда интернетта махсус проект башланды. Анда катнашу өчен "Шүрәле" поэмасынннан өзек укып аны инстаграмга куярга кирәк.

IT IS Tuqay проектын Казан федераль университетының мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары институтында белем алучы бер төркем яшьләр башлады. Проект сәхифәсендә әйтелгәнчә, бу эш шагыйрь Габдулла Тукайны таныту өчен эшләнә.

Проект флешмоб рәвешендә барачак. Анда катнашырга теләүче Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан бер кечкенә өзек укырга тиеш. Өзекләрнең тексты проект сәхифәсенең махсус битендә бирелә. Шул өзекне укып, видеосын (#itistuqay хэштеглары белән) инстаграмга урнаштырырга кирәк.

Шуннан соң барлык видеолар бер галерея булып тупланачак һәм анда төрле тавыш, төрле йөзләр "Шүрәле"нең тулы әсәрен укып чыгачак. Нәтиҗәдә 26 апрель, Габдулла Тукайның туган көненә, әсәрне иң яхшы укучылар чыгышыннан фильм булдырылачак.

"Тукайның туган көненә без шагыйрьнең иң яратып укылган "Шүрәле" поэмасы дөнья буйлап таралсын дип уйладык.Тукай иҗатына битараф булмаучылар бу флешмобка үз өлешен кертсен иде", ди оештыручылар.

Бу проектта инде катнашкан кешеләрнең чыгышларын хәзер үк күреп була. Алар сәхифәдә аерым биткә тезелеп бара. Бу язма әзерләнгәндә анда инде биш кешенең чыгышын күреп була иде. Аларның берсе – Филадельфиядән.

Проект сәхифәсе өч телдә – татар, инглиз һәм рус телләрендә әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG