Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Миңнехановны Татарстан президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Русия президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстанда бу елның сентябрендә узачак президент сайлауга кадәр республика президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.

Русия президентының интернет сәхифәсенә чыгарылган хәбәрдә Миңнехановның вазифа башкаручы итеп билгеләнүе аның президентлык мөддәте тәмамлану белән аңлатыла һәм Путинның Миңнехановка: “Сезнең республика җитәкчелегендәге вәкаләтләр мөддәтегез тәмамланып килә. Шул ук вакытта Татарстан соңгы елларда сезнең җитәкчелектә күрсәткән нәтиҗәләр Русиядәге иң яхшылардан берсе”, дигән сүзләрен китерелә.

Миңнеханов Татарстан президенты итеп 2010 елның 25 мартында билгеләнгән иде. Бу елның 25 мартында аның президентлык мөддәте тәмамлана.

XS
SM
MD
LG