Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:30

Кораллану ярышына Русия нинди шартларда керә?


Русия хәрбиләре хәрби күнегүләр уза

Русия хәрбиләре хәрби күнегүләр уза

Мәскәү хәрби гамәлләре һәм кораллануы белән Европаны да бу юнәлештә үзгәрешләргә этәрә. Әмма Русиянең икътисады яңа кораллану ярышын күтәрерлек хәлдә түгел.

Литва президенты Даля Грибаускайте 2015 елдан башлап мәҗбүри хәрби хезмәтне кире кайтару канунын имзалады. Президент сайтына чыгарылган хәбәрдә "Даими мәҗбүри башлангыч хезмәтне кире кайтару – дәүләтнең саклану мөмкинлекләрен ныгыту өчен мөһим һәм зур адым", диелә.

Мәҗбүри хәрби хезмәт әлегә биш елга гына кире кайтарыла. Бу көздә 3,5 меңләп егет армиягә чакырылачак.

Даля Грибаускайте

Даля Грибаускайте

2008 елда бетерелгән мәҗбүри хәрби хезмәтне кире кайтару мәсьәләсе Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Украинаның көнчыгышына сугышчылар, хәрбиләр җибәрүенә бәйле рәвештә күтәрелде. Узган елның ноябрендә Грибаускайте Русияне "террорчы дәүләт" дип атады. "Әгәр үзенең күршесенә карата агрессия кылучы террорчы дәүләтне беркем туктатмаса, агрессия Европага һәм ераккарак та таралырга мөмкин" дигән иде Литва президенты.

Узган атнада Русиянең Копенһагендагы илчесе Михаил Ванинның Даниягә атом ракеталары белән янавы, төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең генә түгел, Кырым аннексиясенең берьеллыгына багышлап чыгарылган фильмда хәтта президент Владимир Путинның да Көнбатышка каршы атом коралы кулланырга әзер булуын белдерүе хәзер Европа илләрен бик нык борчый башлады.

Күзәтүчеләр Ванин кисәтүеннән соң Даниянең Вашингтон җитәкчелегендә төзелүче ракета калканы системына кушылачагына бернинди шик калмый ди.

Шулай ук узган атнада Мәскәү Европадагы Калиниград өлкәсенә "Искандер" ракет комплекслары китерергә карар итте. Бу ракетлар атом чукмарларын 500 чакрымга кадәр, ягъни Польша, Балтыйк илләренә һәм Германиянең көнчыгыш өлешләренә алып бара ала.

Русиянең бу гамәлләре Кырым аннексиясеннән соң НАТОның Европа өлешендә башланган үзгәрешләрне тагын да тизләтергә этәргеч бирә.

Салкын сугыштан соң мәҗбүри хәрби хезмәт системын бетергән Европа илләрендә аны кире кайтару Литвадан башланса, чиратта 1968 елда көтмәгәндә совет танкларының бәреп керүен әле дә онытмаучы Чехия булырга мөмкин.

Чехия саклану министры Мартин Стропницкий (с) һәм Польша саклану министры Томаш Семоняк (у)

Чехия саклану министры Мартин Стропницкий (с) һәм Польша саклану министры Томаш Семоняк (у)

Чехия саклану министрлыгы мәҗбүри хәрби хезмәтне кире кайтару ниятен игълан итте һәм шул максатта канун өлгесе әзерләүгә кереште. "Без хәзерге чордагы куркынычларга күз йома алмыйбыз. Украина мисалы низагларның бик тиз тарала алуын һәм Чехия чикләренә бик якында гына була алуын күрсәтте диде Чехия саклану министры Мартин Стропницкий "Mlada fronta DNES" газетына.

Әлеге канун өлгесе Чехиядә мәҗбүри хәрби хезмәтне 2017 елдан кире кайтаруны күздә тота. Шулай ук корал өйрәнергә тотарга теләүче ихтыярилар өчен дә хәрби әзерлек узу мөмкинлеге булдыру карала.

39 миллионга якын халкы булган Польшада мәҗбүри хәрби хезмәт 2009 елда бетерелгән иде. Инде Польшада да аны кире кайтару тарафдарлары арта бара. "Базар һәм җәмәгатьчелек тикшеренүләре институты" уздырган яңа бер фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, соңгы берничә айда мәҗбүри хәрби хезмәтне кире кайтару тарафдарлары 7 процентка артып инде 60 процентка җиткән.

Әлегә Европада һәм элекке Советлар берлеге җирләрендә мәҗбүри һәм ихтыяри хәрби хезмәтне күрсәтүче интерактив харита түбәндәгечә.

Шулай ук Русиягә бик ачулы Украинаның хәрби көчләрен ныгыта баруын истә тотарга кирәк. 25 мартта Украина президенты Петр Порошенко армиядә хәрбиләр санын 250 меңгә җиткерү турында канунны имзалады.

Русиядә исә Салкын сугыштан соң мәҗбүри хәрби хезмәт бетерелмәде, бары ике елдан бер елга калдырылды. Русия бу каршылыкта мәҗбүри хәрби хезмәт мөддәтен арттыру белән җавап бирә ала һәм хәрби хезмәт мөддәтен елъярым яки аннан да күбрәк итеп озайту тәкъдимнәре инде яңгырап килә.

Европа илләре хәрби бюджетны арттыру максаты куя

Хәзер НАТО Русиядән янаган куркынычтан саклануга әзерләнүне үзенең төп максатларыннан берсе итеп куя. Бу юнәлештә инде берничә мөһим карар чыгарылды. Беренчесе – НАТО илләренең гаскәрләрен Русия чигенә якынрак илләргә, ягъни Польша, Балтыйк буе илләренә, Романия һәм Болгарстанга урнаштыру. Икенчесе – "Сөңге очы" исемле берничә мең кешелек аеруча тиз хәрәкәт итүче көчләр булдыру. Өченчесе – хәрби бюджетны арттыру.

Салкын сугыштан соңгы елларда Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа илләре саклану бюджетын бик нык киметкән иде. Хәзер исә хәрби бюджетны тулай җитештерү күләменең ике проценты дәрәҗәсенә җиткерү максаты куела.

Европа илләренең саклануга азрак акча бүлүе тулай җитештерү күләменең дүрт процент чамасы өлешен хәрби максатларга тоткан Кушма Штатлардан бик нык калышуга китергән.

Александр Гольц

Александр Гольц

Хәрби аналитик Александр Гольц Азатлыкка: "Американнар технологияләр өлкәсендә шул кадәр алга китте ки, кирәк булган очракта НАТОның башка илләре алар белән бер сафта сугыша алмаячак. Техника инде бөтенләй башка, элемтә чаралары да башка", дип белдерде.

Әмма хезмәттәшлек, технологияләрне бүлешү шартларында Европадагы НАТО илләренең гаскәрләрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү бик озакка сузылмаячак.

Болай да күп кенә мәктәпләрен ябарга мәҗбүр булган, табибларга акча табылмау сәбәпле ашыгыч ярдәм хезмәтләрен нык киметкән, халкы хастаханәләргә бару өчен айларча чират көткән, шуңа да карамастан каршылык һәм изоляция юлына баскан Русия Көнбатышның хәрби мөмкинлекләрне арттыруына ничек җавап бирә ала соң? Русия президенты Владимир Путин илнең яңа кораллану ярышына кушылмаячагын әйтте. Әмма икътисади кризис чорында бюджетта башка барлык тармакларга чыгымнар нык киметелгәндә, хәрби максатларга, көч структураларына, пропагандага гына чыгымнарның киметелмәве, 2015 елда медицина чыгымнары 25 процентка киметелгәндә саклану чыгымнарының 33 процентка арттырылуы илбашының чынлыкта нәрсәгә өстенлек бирүен бик ачык күрсәтә.

Соңгы өч елда гына да Русиянең хәрби чыгымнары ике мәртәбә артып 3 триллион 300 миллиард сумга (тулай җитештерү күләменең 4,2 проценты) җитте. Әмма Русия барлык мәктәпләрне һәм хастаханәләрне бетереп барлык бюджетын хәрби максатларга гына тоткан орчакта да, НАТО илләренең саклану бюджетын куып җитә алмаячак. Шундый шартларда Русия җитәкчелеге үз гамәлләре белән Европа илләренең хәрби максатларга акча бүлүне арттыруына гына ирешә.

2014 елда хәрби максатларга иң күп акча тоткан 15 илнең саклану чыгымнары түбәндәгечә иде.

Икенче дөнья сугышыннан бирле Мәскәү белән солых килешүе имзаламаган, Курил утрауларын кире кайтару өметен югалтмаган Япониянең һәм Көньяк Кореяның да саклану чыгымнары шактый арттырылды.

Вячеслав Бахмин

Вячеслав Бахмин

Русия тышкы эшләр министрлыгы коллегиясенең элекке әгъзасы Вячеслав Бахмин Азатлыкка: "Без үз гамәлләребез белән хәрби көчнең үзебездә булган мөһим уен кәрте булуын күрсәтәбез, һәрхәлдә якын тирәбездә, Русия янында, элекке Советлар берлеге җирләрендә. Бу җирләрдә Русиядән көчлерәк ил юк. Әлбәттә, НАТО бу җирләрдә безнең көндәш. Әмма без җитәрлек ресурсларыбыз булмый торып шул ук кораллану ярышына кереп китәргә мөмкинбез. Рональд Рейган вакытында инде шулай булды, Советлар берлеген кораллану ярышына тартып кертү нәтиҗәсендә СССР таркалды һәм җимерелде. Бу тагын шулай булырга мөмкин. Русия НАТО, АКШ һәм башка илләрнең бердәм көченә каршы тора алырлык хәлдә түгел. Бу безне көрчеккә таба алып бара торган юл”, дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG