Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Мәскәү үзәгендә Борис Немцовның вафат булган урынында билгесез кешеләр аның истәлегенә бәйле урыннарны мәсхәрәләгән. Бу хакта үтерелгән оппозиционерның дусты Илья Яшин хәбәр итә.

Немцов рәсемнәренә мыскыл иткән сүзләр язылган. «Немцов күпере» дип язылган пыяла белешмәлек ватылган. Әлеге хәл турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә сишәмбе кичен пәйда булды. Шунда ук мәсхәрәләүче булырга мөмкин дүрт хатын-кыз һәм өч ир кеше фотосы да куелган.

Әлеге чара өчен җаваплылыкны үз өстенә ниндидер SERB «азат итү хәрәкәте” алды. Хокук саклаучыларның моңа мөнәсәбәте турында әлегә билгеле түгел.

Халык инде мәсхәрәләнгән әйберләрне алып Немцов үтерелгән урынга чәчәкләр һәм шәмнәр алып килгән.

Немцов 27 февральдә үтерелгән иде. Әлеге җинаять эше нигезендә биш кеше кулга алынган. “Росбалт” хәбәр итүенчә, хокук саклаучылар Руслан Геремеевны эзләп тапкан һәм шаһит буларак аннан сорау алмакчы. Агентлык мәгълүматларына караганда ул Джалка дигән чечен авылында урнашкан һәм аны кораллы кешеләр саклый.

Руслан Геремеев бик билгеле чечен гаиләсе вәкиле. “Новая газета” язуынча, ул Чечнядан Федерация шурасында әгъза булып торган Сөләйман Геремеевның һәм Дәүләт думасы депутаты Адәм Делимхановның туганы. Аның исеме гаепләнүчеләрнең берсе булган Заур Дадаевтан сорау алу вакытында билгеле булды.

XS
SM
MD
LG