Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

"Бизнесс online" электрон газетасында тарихчы Рафаил Хәкимовның "Вспоминаются великолепные татарские традиции, растоптанные нашими имамами" язмасын һәм инде элек басылган "Где наша Мекка" язмасын укыгач җавапсыз кала алмадым. Бу тәнкыйть түгел, ә бәхәс.

"Рафаэль әфәнде. Казан каласында бер-берсеннән ерак кына түгел ике һәйкәл урнашкан. Алар бер-берсенә якын булсалар да мәгънәви яктан ерак торалар. Аның берсе чынбарлыкны чагылдыра, икенчесе хыял. Чынбарлык үзгәрерме, хыял тормышка ашармы, татар халкын шул борчый. Сез дә бу фикердән ерак түгел. Алай гына да түгел, сез инде менә еллар буе бу ике мәсьәләне чишәргә омтыласыз, чөнки сезне чынбарлык көн саен каршы ала, ә хыял озата кала.

Ул һәйкәлләрнең берсе Казан кирмәне каршындагы “Богауланган татарга” куелган сын булса, икенчесе кирмән уртасындагы рус белән татарга булган һәйкәл. Беренчесенең табигате рухи азатлыкка, иреккә, хөррияткә омтыла. Читлектәге кош та бит канатлы балалар тудыра. Икенче һәйкәл безнең хыялыбыз, шул хыялын тормышка ашырмый торып, татар халкы белән рус халкы бергә төзү-кору эшләре башламый торып, татар халкына хөррият юк. Руска да юк, чөнки төрмәдә азатлык була алмый, сакчы да, сакланучы да азат түгелләр, ә бер рәшәткәнең икесе ике ягыннан карап торырга гына мәҗбүрләр.

Азатлык максат түгел, ул Аллаһы Тәгалә биргән табигый халәт. Кешенең иреге кемнеңдер кесәсендә була алмый. Халыкның иреге дә башка халык кулында, кесәсендә була алмый. Ельцинның: «Берите суверенитет, сколько хотите» дигән сүзенә мөкиббән китәсе юк. Аның кесәсендәге ирек кирәкми безгә. Аллаһыдан булган ирегебезне күңелебездә уятырга кирәк.

Күңелдә, аңда, рухта ул илаһи иреклек. Һәм аның исбати чагылышы, Рафаэль абый, өченче һәйкәлдә. Анысы да Казан кирмәнендә, ул Кол Шәриф мәчете. Ул ике һәйкәл, ике омтылыш арасында, аларны бәйләп, берләштереп торучы юл. Ул юлның башында тәүбә тора. Татар халкына да, рус халкына да хаталарын танып тәүбә итеп Илах юлына басарга кирәк. Шул юлдан барсак кына, шул юлны аңлы рәвештә кыйблабыз итсәк, иншалла, хаклыкны табарбыз.

Ә хакны таныган халык хөрдә була, дуслык, туганлыкның да кадерен белә. Хөр булган гына кулга кул тотынып иҗат итә, төзи, үстерә. Кем булуларына карамастан, телләре, төсләре төрлелегенә карамастан, ирекле халык үз араларына чик куймый, ә киресенчә бер-берсенә кул сузалар, сәлам бирәләр. Юлда булганнар гына сәгадәткә ирешә. Юлда булганнар төрле телдә сөйләшсәләр дә, уртак тел табалар. Тора катканнар кардәш булсалар да, уртак тел таба алмыйлар, араларына шайтан таягы үсә.

Кол Шәриф мәчете, шаһидлар истәлеге. Аллаһы Тәгаләнең сүзе өстенлеге исбаты. Без Мәскәү кнәзлегенә ирекле рәвештә кушылмадык. Бутамагыз безне Россия түгел, “Рәсәй” дигән дәүләт юк иде ул вакытта. Мәскәү кнәзлеге яулап алды хәм әледә шул кнәзлек сәяси максатыннан аерылганы юк дәүләт төзү сәясәте түгел ә җир яулап алу сәясәте белән азаплана ул хезмәт куеп түгел ясак салып көн күрә. Синең өстеңә яу белән килгән, синең малыңны таларга, үзеңне үтерергә, хатыннарыңны мыскыл итәргә балаларыннан диннән яздырып чукындырырга килгән яуга, баш ию татар табигате булмаган ул чакта.

Кол Шәрифләр Япанчылар кызлары өстендә тәре чайкалуын теләмәгән заман булган ул. Татар зиратында җиде кыз кабере бар. Риваятьләр буенча Казанны алгач, кара йөрәк Иван гаскәре татар хатыннарын үзенә кәнизәк кол итеп алырга маташа. Горур татар кызлары хур булганчы качу ягын карый. Шушы җиде кызны селәгәе аккан дошман мыскыл итү өчен куа китәләр. Хәзерге Яна бистә зияраты тирәсендә куып җитәләр дә үзләренең шакшы эшләрен башкармакчы булалар. Җиде кыз якын килгән дошманның бугазына хәнҗәрләрен кадыйлар. Һәм башка явызларның күзләренә карап. Татар кызларының каны белән кафер каны хәнҗәр очында гына кушыла, дип хәнҗәрләрен үз күкрәкләренә батыралар.

Гасырлар буе татар хатын-кызлары ак яулыклы әбиләребез бу җиде кыз каберендә Коръән укымыйча, дога кылмыйча китмиләр иде.Әлбәттә хәрбер бөек ир артында бөек хатын кыз тора ,ул кызларнын батырлыгы үрнәк хәм дәхшәт биреп тора безгә.Татарлар үлгәнче сугышмый җиңгәнче сугыша,ә инде дошманны җиңәргә хәле булмаса аны кочагына кысып йөрәген тыңлап тора-дип өйрәткән безне каһарман бабаларыбыз. Әйе, Рафаэль абый, онытылды бу тарихлар. Яңа тарих яза башладык, җайлысын, уңайлысын. Язганын да балаларыбызга укытудан мәхрүм без. Чөнки чит төбәкләрдә түгел, хәтта Татарстанда да татар мәктәпләре бармак белән санарлык.

Балаларыбыз үз тарихын, үз мәдәниятен, үз гореф-гадәтен өйрәнүдән мәхрүм.Бүген инде Россия хөкүмәте балаларыбызның тарихлы булуыннан, Кол Галиле, Мәүла Колыйлы, Утыз Имәниле, Кол Шәрифле, Иделле, Болгарлы, Байкаллы, кавказлы, Тукайлы, Такташлы, Туфанлы булуыннан курка. Һәм иң аянычлысы татар ата-аналар да ниндидер ялгыш фикергә карап балаларын үзләренең мираси байлыгыннан мәхрүм итәләр. Әйе, бәйләнгән татар, аягы-кулы бәйләнгән, инде зиһене дә чуала башлады.

Ике немецтан урыс тумый, ике англичаннан, итальяннан, француздан да урыс тумый. Ә ике татардан бүген 90% урыс балалары туа. Аяк-кулы гына түгел, инде теле бәйләнгән татарның. Кызларыбызны читләргә биргәндә попугай шикелле бер сүз кабатларга өйрәндек, – Ярар инде лишь человек был бы хороший. – Шулай итеп хороший человекның тәресе төне буе нарасый кызының өстендә чайкала. Уйлан татар. Мин әтигә гомер буе рәхмәтлемен. Марҗа алып кайтсаң, өемә якын килмә, – дия иде ул миңа. Чөнки аның өе, аның хөкүмәте иде. Ул татар дәүләте иде. Урамда урам теле белән сөйләш, минем өемдә дәүләт теле татар теле, дия иде. Алланың рәхмәте булсын аңа. Минем балалары, оныкларым миңа да рәхмәт әйтсә иде. Мин дошманлыкка өндәмим дошманлык халыклар арасында тумый чонки халыклар булу- ул Аллахынын нигмәте, дошманлыкка шәйтан юлы илтә -татарын да урысын да француз немецендә. Бөтенебезгә дә кода-кодагый дип эндәшүләр әти –әни, дәү әти дәү әни дип ишетүләр насыйб булсын иншалла.

Урыс халкы начар халык түгел, без ул халыктан үрнәк тә, гыйбрәт тә алабыз. Шулай ук чуаш, мари, украин да дошман түгел, үзбәк тә чурка түгел, кавказлылар да бандит түгел, татар да чаплашка түгел, ә бөтенебез Аллаһының сөекле ,ул яраткан халыклары. Моны күпме генә телевидение-радио инкяр итәргә тырышса да. Ләкин Аллаһы Тәгалә бар иткән халыклар булып калу гаиләдән, мәктәптән башлана. Бүгенге көндә тыңлаучыга караганда сөйләүчеләр күп. Бигрәк тә татарга хас әйбер бу. Әгәр ике татар өч партия төземәсә, татар булмый бит инде ул. Безгә фикер алышу түгел, тарткалашу хас, һәм бу безнең бәлабез.

Сугыш вакытында атакага күтәрелгән төркемнең иң әүвәл командирын юк итәргә кирәк, диләр. Менә әгәр ул һөҗүмгә күтәрелгән төркем немецлар булып, аларның командирын юк итсәң, төркем Берлиннан икенче командир килгәнче таркалмаячак, тик көтеп ятачак. Урысларның командирын юк итсәң, кайсы самогонга, кайсы салага, кайсы кызлар янына күрше авылга дип таркалып бетәчәк. Ә инде татарның командирын юк итсәләр, бөтен татар мин булам командир, юк, мин булам, юк, мин синнән яхшырак, дип бер-берсен кырып бетерәчәкләр. Менә бүгенге көндә дә Галимов, Алтынбаев, Мухаметдинов, Рәис Сөләймановлар – шул породадан. Шаһгалиләр токымыннан. Моны нигә искә алдым?! Чөнки.

Безнең төп бәлабез бүгенге көндә белдекле булып кылану. Сәясәтне хакыйкатьтән өстен кую. Хакыйкатьне аңлау түгел, тәкәбберлектә ярышу. Бәлане үзебездән түгел, читтән эзләү – шәхес буларак һәм җәмгыять буларак. Без оҗмах хакында беләбез, максатыбыз җәннәт. Ә бит җәннәтнең иң үзенчәлекле ягы шул. Анда партияләр юк, һәм сәясәтчеләр юк. Ә хакыйкать бар. Хәҗәте юк анда Единоросның да, ЛДПР, КПССның да. Чөнки анда Хак бар. Аллаһы Тәгаләнең хакыйкате бар.

Шул хакыйкать Илаһның сүзе саклап калды безне халык итеп. Һәм шул Аллаһының пәйгамбәребезнең сүзен халыкка имамнар җиткергән. Бүген шул имамнарны гел каралтып ямьсез кыяфәттә күрсәтергә яраталар. Бигрәк тә бу «эштә» читләр армый-талмый тырыша. Нигә?! Әлбәттә максатлары үзгәрмәде гасырлар буе килгән башка халыкларны ассимиляцияләү сәясәте бүген дә үз көчендә. Ул шулай булачак та. Һәм аларга ияреп бездә сафсата сатабыз түгелме, Рафаэль әфәнде. Сез галимнәр. Галимнәрдән чыга бит «ассимиляция», ул прогрессив күренеш, ул тарихи чынбарлык, моңа каршы чара юк- это неизбежный процесс- дигән сүзләр. Ләкин Аллаһы Тәгалә алай әйтми шул. Мин сезне халыклар итеп яраттым әдәп әхлак алмашып, танып -танылып яшэр өчен –ди.Гаимнәрнен ул” фәнни “тәглимәтләрен - зур халык кечкенэ халыкны йоту котылгысыз чара икән- дип танысак ник эле без рус халкы тарафыннан йотылырга тиеш, вакыт үтеп рус халкы олырак инглизлэр, инглизлэр зурырак кытайлар тарафыннан йотылу кытылгысыз чара икэн әйдэгез ике өч тапкыр йотылып азапланганчы уптым–илахи инглизгә я кытайга гына әверелик.

Шул сафсатага ияреп суверенитетыбызны сувенирга әйләндереп бетердек. Татарстан хөкүмәте бар, ә дәүләте юк. Парламентыбыз Татарстанныкы дибез, теле урысныкы! Лэкин хикмәти-хода шуңа карамастан яши халык. Чөнки халык үз аңы- фикер куәте белән исән, максаты белән олы, хәтере белән аңлы, иманы белән боек. Патша белән түгел, патша килә дә китә, ә күп очракта бәла генә китерә халыкка. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин бер халыкны да юк итмәм, алар үзләрен юк итүче патшаны сайламыйча», ди.

Халыкның көче, куәте патшаларда, сәяси партияләрдә түгел. Халыкның асыл куәте Иманда. Фикерләп карагыз. 1552 елдан соң татар халкының патшасы бар идеме?! Солтаны, әмире, короле бар идеме? Юк. Ә чит патшалар урыс патшалары татар халкын чукындыру, талау, җирләреннән куу, сугыштыру, тарих, мәгарифләрен, икътисадларын кысрыклаудан башканы белмәде. Ә ничек исән калды соң халкыбыз? Иманнары-муллалары бер иде халкыбызның. Кол Шәрифләрнең варислары калды. Алар өйдән өйгә йөреп дәрвиш, суфый булып, мосафир булып халкыбызны диндә берләштерделәр. Мәктәп-мәдрәсәләр ачтылар гыйлем тәрбия әдәп әхлак дәресләре бирделәр халкыбызга.Исәнме-үлмәденме әле татар халкы дигән сузен әссәләмә- гәләйкүм дәрәҗәсенә күтәрделәр. Шул сүз белән бисмилла әйтеп бер патша, бер Мәликуль-хак патшаларның патшасы Аллаһы Тәгаләне әмир тотты халкыбыз. Аның “партиясе” тирәсендә берләште, аның җебенә ябышты.

Аллаһының китабын күңеленә салды, пәйгамбәребезгә бәягәт бирде. Шунда булды хаклыбызның исәнлеге көче куәте үзаңы. Имамнарыбыз халкыбызның терәге булды, алар саф чишмә суына ислам юлына сукмак салдылар, алар Аллаһының сүзен халыкка җиткерүчеләр. Башка чара калмагач бер имам оекбаш сату сылтавы белән өйдән өйгә йөри торган була. Һәрбер өйгә кереп яисә ишек төбендә. Башта сәлам бирә, аннары дога кыла. Шуннан соң кечкенә генә вәгазь сөйләп. Онытмагыз динегезне, ташламагыз бәхетегезне-дип икенче йортка ишек шакый.

Мәүла Колыйларлар Шәһре Болгар җимерелеп бетмәсен дип, шунда такыяларда торалар, дәһшәтләре шулкадәр көчле була ки, алардан куркып мәчет манараларын җимерүдән туктыйлар. Шул ук вакытта Рәсәй тарихын искә алыгыз. «Смутное времяны». Кем саклап калды илне, патша ярыкка поскач. Минин белән Пожарский, урыс белән татар, иманлы халык күтәрелде көрәшкә. Бөек Ватан сугышын да иманлы халык үз җилкәсендә күтәрде хәм җиңеп чыкты. Алла сакласын иртәгә яу килсә фантаннарда исереп коенган башлары белән шешә ваткан егетләрнең кая буласын әйтә алмыйм ләкин безнен сакаллы егетләребез алгы сызыкта буласына иманым камил чөнки аланнын ватанга мәхәббәтләре иманнан. Бүгенге көндә дә имамнарыбызны сүкмәгез, ә хаталары булса төзәтегез. Сабыр булыйк. Сан-сыйфатка әйләнер бу вакыт таләп итә. Ләкин әле бөреләнеп кенә килгән чәчкәне тәрбиябездән ташламыйк.

Без Бохарада укыган имамнар үзебезне «цементованный» имамнар дип атый идек. Уены-чыны белән әйтелгән бу сүз хак. Чөнки безгә 90 нчы елларда мәчетләрне торгызу, яңаларын төзү күбрәк цемент, кирпеч, раствор белән эшләргә туры килде. Инде халкыбыз өммәтебез каршында торган максат имамнар әзерләү һәм аларны хөрмәтле итү. Динне идеологик югарылыкта тоту.

Ислам дине, традицион, не традицион, шулай ук саф һәм саф булмаган, ваһһабит исламы һ.б. була алмый, ул дин Ислам- Аллаһы Тәгаләнең кануны, аны минем синең теләк белән дә, фәләннең аң дәрәҗәсе белән дә үзгәртеп булмый. Ислам дине Аллаһының юлы. Ислам дине шулай ук культпросвет работа да түгел. Аны, футбол, мөнәҗәт, коръән конкурслары, зират чистарту дип, йола дәрәҗәсенә калдыру гына да дөрес түгел.

Ислам дине ул идеология. Аның җәмгыять, халыкара мөнәсәбәт, әхлак-әдәп, сәясәт, икътисад мәсьәләләрендә катгый кануннары, карашлары бар. Ислам динен шул дәрәҗәдә белгән имамнарыбыз - халкыбызның киләчәге. Әгәр дә аларның гакыйдәләре дөрес булса, халкыбыз шундый имамнар тәрбияли алса, безгә, ваһһабистлар да, экстремистлар, коммунистлар чиле-пешле демократлар берсе дә куркыныч түгел, чөнки Исламның көче җирләрне яулап алуда түгел, ә йөрәкләрне яулап алуда. Системага каршы бару түгел, системаны тәрбияләүдә. Шундый имамнарыбыз булса. Казанның өч һәйкәле. Кол Шәриф мәчете Аллаһының сүзе белән. «Муса Җәлил» һәйкәле омтылышы белән «Төзүчеләр һәйкәле» кардәшлек белән наданлык богавыннан дошманлыктан арынырбыз иншалла".

Зөфәр Галиуллин
Киров өлкәсе мөфтие

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG