Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов президентлыгына биш ел: нәрсә үзгәрде?


Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов

2011 елны Рөстәм Миңнехановның президентлык вазифасына бер ел булганда Азатлык радиосы берничә кешедән аның эшчәнлегенә бәя бирүне сораган иде. Шул ук кешеләр дүрт елдан соң ни уйлый. Аларның фикере белән таныштырабыз.

Русия президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстанда 13 сентябрьдә узачак президент сайлауга кадәр республика президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Бу карар Миңнехановның президентлык мөддәте тәмамлану уңаеннан имзаланды.

2010 елның 25 мартында Миңнеханов Татарстан президенты итеп билгеләнде. Миңнехановның президентлык вазифасына бер ел тулганда Азатлык җәмәгать эшлекләренең фикерләрен белешкән иде. Аларның инде биш ел Татарстанга җитәкчелек иткән Миңнехановка карата фикерләре үзгәргәнме?

"Президентка түгел, хәтта идәрәсенә дә якын килерлек түгел"

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

​ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Миңнехановның бер еллык эшчәнлегенә бәя биргәндә "Шәймиев заманында ничек булган, шул килеш дәвам итә. Үзгәрешләр булыр дип артык ышанычлар да багламыйм дигән иде. Бүген дә алга китеш булмады дип әйтә ул.

Миңтимер Шәймиев президент булганда аның янына һичьюгы керү мөмкинлеге бар иде. Әгәр Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Шәймиев белән очрашыйк дисәк, аның янына кереп була иде. Хәзер президент идарәсенә дә якын килеп булмый, чөнки хатлар, шикаятьләр белән килүчеләр канцеляриядән артык уза алмый. Хәтта шул президент идарәсеннән Александр Терентьев, Әсхәт Сәфәровка да эләгергә мөмкин түгел, ә президент турында инде әйтеп тә торасы юк.

Хәзер Татарстанда 690 татар мәктәбе ябылды. Шәймиев чорында ябыла башлаган иде хәзер дә дәвам итә. Шәймиев татарга аңа дүрт сыйныф җиткән дигән иде, менә хәзер авыллардагы шул дүрт классын да ябып баралар. Күптән түгел Яшел Үзән районы Күлбаш дигән авылда булдым. Анда элек урта мәктәп булган, хәзер хәтта башлангыч мәктәпнең нигезенә кадәр җимергәннәр. Хәзер 80 укучыдан азрак булган мәктәпләрне ябарга диләр. Шул авылда күпме укытучы, яшәүче халык бар. Аларның берсен дә искә алмыйлар. Шул юл белән авылларны юк итү бара.

"Татарстан" радиосы озын дулкында эшли иде, ул да юк ителде. Мәскәүдән нәрсә кушалар, монда шуны үтәп яталар. Терентьевлар, Сәфәровлар Русский соборга барып татарларны бетерүләре турында хисап бирә.

Безгә хәтта референдум, кеше хокукларын яклау чараларын уздыру өчен шәһәр үзәгендә урын бирмиләр. Соңгы тапкыр референдум турында пикет уздыру өчен унике җирдә урын сорадык. Башта өч урынга, аннары тагын өч урынга, аннары тагын... Инде безне җәһәннәмгә – Киров районына Богатырев урамына кудылар. "Бу бит Дары заводы чарасы түгел", дидем. Референдум турында булгач ник әллә кайда куасыз дигәч, Тинчурин урамында автозаправка янында китаплар, пластинкалар сата торган бер паркка илтеп тыктылар. Мәскәүдә ниндидер рөхсәт алып була, ә бездә Казан уртасында митинг, пикет уздыру мөмкин түгел.

Шулай булгач Миңнеханов килү белән берни дә үзгәрмәде, материаль яктан менеджер булып калды, ә менә сәяси яктан татарларны бетерү дәвам итә.

Татарстан президентының биш еллык эше турында Галишан Нуриәхмәт
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00
йөкләү

"Кырымда эзәрлекләүләрне туктатуда зур эшләр башкара алыр иде"

Индус Таһиров
Индус Таһиров

​Галим Индус Таһиров дүрт ел элек Миңнехановның эшенә бәя биреп, "моңа кадәр ул сәясәт белән шөгыльләнмәде, аңа бу өлкәгә керергә кирәк", дигән иде. Бүген Таһиров сәясәттә Миңнехановның зур эшләр башкаруын әйтә.

– Миңнеханов – бүген иң булдыклы җитәкчеләрнең берсе. Ул хуҗалык эшләре белән генә түгел, ә сәясәт белән дә ныклап шөгыльләнә. Аңа Кырым, андагы татарларны Русиягә тарту проблемы йөкләнгән. Бу авыр сәяси бурыч булып тора. Ул бу бурычны чын мәгънәсендә үтәп чыга алды. Татарларның төрле катламнары белән очрашты, алар алдында чыгыш ясады.

Татарстан хәзер Бакчасарай районын бага. Анда эшләнгән эшләр Миңнехановның чын мәгънәсендә булдыклы сәясәтче икәнен күрсәтә. Кырым проблемы – бүген Русиянең иң авырткан проблемнарының берсе. Бу агымдагы сәясәт кенә түгел, ә кайнар сәясәт. Бүген һәм иртәгә хәл ителергә тиеш мәсьәләләрдә ул чын мәгънәсендә эшли белүен күрсәтте.

– Кырымтатар Мәҗлесенең җитәкчеләре Кырымга кертелми, кырымтатарларын эзәрлекләүләр дәвам итә, тоткарлаулар булып тора. Русия ягыннан кырымтататрларга басым җитди. ATR телеканалы да ябылу алдында, Русия кануннары нигезендә теркәмәделәр. Бу җитди һәм нәкъ кырымтатарларга караган мәсьәләләрдә Миңнехановның үз сүзе ишетелмәде бит?

– Бүген бу проблем хәл ителде дисәк, һич кенә дә дөрес булмас иде. Мәҗлес җитәкчелеге белән эш итү мәсьәләсе авырдан-авыр, чөнки алар Русия ватандашлыгын кабул итәргә әзер түгелләр. Алар Украинаның Югары Радасы депутатлары, Украина ватандашлары. Йогынтылары зур булганга, аларга Русия территориясенә керү тыелды. Бу дөрес түгел әлбәттә. Әгәр Миңнеханов турыдан-туры әлеге сәясәткә каршы чыгып әйткән булса, моны дөрес аңламаслар иде. Үзара сөйләшкән вакытларында бу мәсьәлә куела, ә чын мәгънәсендә ниндидер (рәсми) белдерүләр ясалмый. Бу бик авыр проблема. Миңнеханов аны һәрвакыт истә тота, чөнки эзәрлекләүләр туктамаганны күреп тора.

Бу эзәрлекләүләр Русия тарафыннан гына дип әйтергә ярамый, ә җирле рус хакимияте тарафыннан бара. Күп вакытта Путинның үзенә дә билгеле булмаган нәрсәләр эшләнә. Эзәрлекләүләрне туктату һәм аңлашу дәрәҗәсенә җиткерү – ул авырдан-авыр мәсьәләләрнең берсе. Миңнеханов бу өлкәдә чын мәгънәсендә зур эшләр башкара алыр иде. Моны "иде" дип әйтәм, чөнки ул җиңел проблем түгел. Монда кырымтатарларның Русия шартларына адаптациясе бик авыр бара. Русия, Мәскәү тарафыннан кырымтатарларга шактый күп ташламалар, аларның җир мәсьәләсен хәл итү, эш урыннарын билгеләү кирәк. Бу иң актуаль проблемнарның берсе. Болар берьюлы гына хәл ителә алмый. Миңнеханов боларны бик яхшы аңлый. Шушы авырлыкларны җиңеп чыгу аңа да бик кыен.

Татарстан президентының биш еллык эше турында Индус Таһиров
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00
йөкләү

"Үз белдеге белән мөселман илләренә чыгып китә алмас иде"

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

​Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Миңнехановның президент булып эшләвенә бер ел тулганда "милли мәсьәләләрдә булганын да җимерде дип әйтер идем. Әзме-күпме булган милли мәктәпләребез, югары уку йортларында татарча укытулар, диндәге алга китешләр күзгә карап җимерелә" дигән иде. Бүген исә, Бәйрәмова фикеренчә, Миңнеханов күбрәк Мәскәү кушканны үтәүче.

– Сүз бит аның миллилеккә шәхси борылу-борылмавы турында гына бармый, нәтиҗә турында бара. Нәтиҗә нәкъ мин әйткәнчә инде – милли мәктәпләр бүгенге көндә юк, мөселманнар төрмәләрдә утыра, кызганыч. Боларның барысы да Миңнеханов чорында булды бит. Бигрәк тә соңгы елларда. Ул берсенә бер ярдәм итмәде. Мин үзем дә, җинаятьче дип гаепләнеп, шушы биш ел эчендә ике тапкыр хөкем ителдем. Менә нәтиҗәсе шундыйрак дип әйтер идем.

Ә инде аның шәхси миллилеге – әйе, ул бар. Юк дип әйтеп булмый. Бигрәк тә читтәге татарлар белән тыгыз эш итә башлады. Читтәге татарлар мәсьәләсендә инде ул үзенең теләге белән генә түгелдер, бәлки Мәскәүдән дә әйтелгәндер. Шушы татарлар аша төбәкләрдә вазгыятьне үз кулында тотарга, Русиядә халык күтәрелмәсен, анысын сорамасын, монысын сорамасын, җырласын, биесен дигәндәй. Белмим, читтәге татарлар белән үз теләге белән аралашамы, Мәскәүдән әйткәнгә аралашамы – әмма аралашу факты бар.

Шулай ук чит илләрдә дә актив эш алып бара башлады. Монысын инде турыдан Мәскәү әйтүе буенча йөридер дип уйлыйм. Бигрәк тә мөселман илләре белән үз белдеге белән генә чыгып китеп (карарларны) үз белдеге белән генә кабул итә алмас иде. Монда ике якның дә тәэсире бардыр инде, үзеннән дә бардыр. Мәскәүдән дә әйтү бардыр, әйдә син мөселманнарны да, татарларны да шушы үз тирәңдә тотарга тырыш дип. Әмма ул инде Мәскәү сәясәте булачак.

Татарстан президентының биш еллык эше турында Фәүзия Бәйрәмова
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG