Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

ATR язмышы хәл ителә. Казаннан караш


ATR каналында Ана теле көне уңаеннан телемарафон

ATR каналында Ана теле көне уңаеннан телемарафон

Беренче кырымтатар телевидение каналының эше 1 апрель туктатылырга мөмкин. Азатлык шушы уңайдан Татарстандагы билгеле кешеләр, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикерләрен белеште.

Беренче кырымтатар телевидение каналының эше 1 апрель туктатылырга мөмкин. Русия кануннары нигезендә теркәлүне сорап ATR җиткчелеге дүрт тапкыр Мәскәүгә документларын җибәрде, алар кире кайтарылды.

25 марттан башлап АТR эфирында көн саен "АТRны үтермәгез" дип исемләнгән телемарафон үтә. Ул тапшыруларны Азатлык сәхифәсендә дә карап була: Азатлыкта ATR каналы.

Азатлык шушы уңайдан Татарстандагы билгеле кешеләр, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикерләрен белеште.

Язучы, Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ATR каналын Кырымдагы чынбарлык турында мәгълүмат чыганагы дип атады, бу телевидениене ябу проблемнарны чишүгә ярдәм итмәячәк диде. Разил Вәлиев сүзләренчә, кырымтатарлар үзләрен тигез хокуклы халык итеп хис итсен өчен ATR каналы яшәргә тиеш.

Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья Татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары:

"Әлегә (ябылу – ред.) карары юк. Документлар кабат 23 март бирелде. Шуңа күрә 1 апрельгә кадәр әле күпмедер вакыт бар. Каналның яшәп калуы турында мин шикләнмим. Анда вазгыять кыза икән – ул Кырымның җитәкчелегенә зур минус булачак. Аксенов (Кырым башлыгы – ред.) әйтте, ATR тирәсендәге вазгыятьне кыздырырга тырышучылар бар диде, ягъни аның позициясе дә билгеле. Минем ATR кергән медиа холдинг җитәкчесе Ленур Ислямов белән дә, телеканал җитәкчесе – аның җәмәгате белән дә берничә тапкыр очрашканым бар. Алар "Яңа Гасыр" белән хезмәттәшлек итәргә, корпунктлар ачарга ниятләгән иде. Әлегә кадәр бу тормышка ашмады. Каналның ябылуы ул кырымтатарларына зур югалту булачак, шул санда анда яшәгән башка милләтләргә дә. Ул зур информацион канал. Алар пропаганда алып бара дигән сүз дөрес түгел. Андагы программаларны күргәнем бар, редакторлары белән сөйләшкәнем бар. Сәнгати яктан һәм куелышлары ягыннан алар ОРТ каналы белән бер дәрәҗәгә куярлык әйберләр (ясыйлар). Минем үземнең дә атнага бер тапкыр чыган торган "Итоги" кебек полемика тапшыруында катнашканым булды. Анда профессиональ журналистлар эшли. Көтик, Ходайдан сорыйк, җитәкчелекнең акыллы фикер йөртүенә ышанып калыйк".

Римзил Вәли, журналист, Татмедиа җитәкчесе киңәшчесе:

"Кырымдагы татарлар үзләренең хокукларын сәяси юл белән генә түгел, ә мәгълүмат юлы белән дә якларга мөмкин дип уйлыйм мин. Бу эштә мәгълүмат чаралары, китаплар, газеталар, журналлар, телевидение зур эш эшли ала. Кырымтатарларның тарихын дөнья, Русия белергә тиеш, халыкның мәнфәгатьләрен белергә тиеш. Мин былтыр карый башлаган ATR телеканалында кырымтатарларның җаны, аларның авазлары, мәнфәгатьләре күренә иде. Татарстан телевидениесе дә, кырымтатар телевидениесе дә тормышны корырга ярдәм итәргә тиеш. Мин мәдәни үсешне, мәгърифәт үсешен, халык тормышын телевидение аша күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Ул канал сакланырга тиеш. Кырымтатарларның лидерларының сәясәт аркасында читтә йөрергә мәҗбүр булулары турында гына (сөйләргә) түгел, ә халык тупланып яшәгән җирдә тормыш корырга кирәк дип табам. Халыкның тормышын телевидение күрсәтергә тиеш. ATR эшләсен, ул ябылмасын, халыкка дәүләт эшләрен җайларга ярдәм итсен иде. Көтеп торам – Кырымның яшь буын җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, төрле тарафлар белән сөйләшергә сәләтле конструктив кешеләре тизрәк үсеп чыксын иде. ATR каналы милли үсеш әсбабы булсын иде.

Тәбриз Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчесе:

"Безнең кебек кече милләтләр өчен андый каналның булуы бик мөһим. Бу безнең тарихыбызны, үзаңны саклап калыр өчен бик мөһим инструмент. Әгәр дә ул икән, бу милләтнең киләчәге шик астында кала. Бу милләт бик зәгыйф була. Шуңа күрә ATR ябылуына без каршы. ATR алга таба эшләргә тиеш, яшәргә тиеш. Без аларның вәкилләрен, анда эшләүче журналистларны форумга чакырдык, Татарстанда кабул иттек, алар белән якыннан аралаштык. Шуңа күрә Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән ATR телеканалының ябылуын теләмәс идек. Аның алга таба эшләвен хуплыйбыз. Ябылган очракта без иҗтимагый оешма буларак үз фикеребезне белдерәчәкбез, читтә калмаячакбыз."

Айдар Гыймадиев, "Сабантуй" балалар журналы мөхәррире:

"Мин ATR каналын беләм, яшәргә хаклы дип саныйм. Балалар матбугатына хезмәт иткән кеше буларак шуны әйтә алам, аны төрки дөньяның киләчәге өчен хезмәт итә торган каналларның берсе дип саныйм. ATRдагы балалар тапшыруларын карап барырга тырышам, алар бик зур игътибар бирәләр балаларга, бала тәрбияләүгә. Журналистларның эшләү алымнары да кызыклы, мәдәни тормышка, спортка кагылышлы чаралар үткәреп аларны төшереп күрсәтүләре үзенчә кызыклы. Без күптән түгел "Сабантуй" журналы исеменә татарча көрәш бәйгесе үткәрдек, аларда да нәкъ шундый ук балалар катнашында көрәш кадрлары күрдем. Миңа бигрәк тә социаль юнәлеш кызыклы, балаларны яклау юнәлешендә ATR каналы бик зур эш башкара дип саныйм."

Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесенең үзәк сайлау комитеты рәисе Заир Смедляев исә ATR каналын ябу зуррак бер максатның бер өлеше, Кырымдагы хакимият кырымтатарларның ана телендә аралашу мөмкинлекләрен бетерергә, аларга үз мәдәниятләрен саклау һәм үстерүне тыярга тели дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG