Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә төшкән очкычның кара тартмаларын тикшерү башланды


Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Испания премьер-министры Мариано Рахой
Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Испания премьер-министры Мариано Рахой

Франция белгечләре Germanwings һава ширкәтенең һәлакәткә очраган очкычындагы кара тартмаларны тикшерә башлады. Lufthansa ширкәтенең бер өлеше булган A320 Germanwings очкычы 24 март Барселонадан Дюссельдорфка очканда Франция​ тауларында казага очрады. Очкычта булган 150 кешенең барысы да һәлак булды. Юлчыларның күбесе Германия һәм Испания ватандашлары иде.

Кичә һәлакәт урынына Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Испания премьер-министры Мариано Рахой барып кайтты.

XS
SM
MD
LG