Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы ATRны яклап чыкты


Русия президенты каршындагы сивил җәмгыять үсеше һәм кеше хокуклары шурасы Роскомнадзорга кырымтатарларның мәгълүмат чаралары тапшыруларын туктатмау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта шура сайтына язылган.

"Кырымда озак еллар эшләгән ике кырымтатар телеканалы һәм радио Русиянең хокуки кырыннан читтә калырга һәм тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булу вазгыяте җәмгыяттә начар кәеф тудырачак. Күпләгән кырымтатарлар мәгълүмат чараларын үзләренең казанышы дип исәпли, телне, мәдәниятне һәм халыкның үзенчәлекле традициясен үстерү өметләрен аларга баглый", дип белдерелә шура рәисе Михаил Федотов мөрәҗәгатендә.

Канунга күрә, Кырымдагы мәгълүмат чараларын Русиянең Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм масса күләм коммуникацияләр өлкәсен күзәтү федераль хезмәтендә теркәү 1 апрельдә төгәлләнә. "ATR", "Ләлә" телеканаллары һәм "Мәйдан" радиосы әлегә кадәр теркәлү уза алмый. Аларның документларын берничә тапкыр кире кайтардылар.

Телеканал хезмәткәрләре, активистлар һәм шулай ук гади кешеләр дә телеканалларны ябуга ризасызлык белдерә, бу килеп туган хәлне кырымтатарларның хокукларын бозу, Кырымдагы медиага басым буларак бәяли.

25 марттан башлап АТR эфирында көн саен "АТRны үтермәгез" дип исемләнгән телемарафон үтә.

XS
SM
MD
LG